Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 36

СКАЧАТЬ Советы комиссиясе турында» махсус Карар кабул итте, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ренат Харисов җитәкчелегендә комиссия составы расланды. Хәзер барлык законнар да шушы комиссия аша уза. Әлегә законнарның фәкать рус телендә генә язылуын исәпкә алып оештырылган бу зарури комиссия күчеш чорында вакытлыча гына бер күренеш булыр дип уйлыйм. Һәм кайчан да булса берәр вакыт законнарны татарча да язарбыз әле дигән ышанычта калам.

      Гомумән алганда, Дәүләт Советы карарларын бездә үтәргә тырышалар, югары мөнбәрдән әйтелгән сүзләребезгә колак салалар. Шулай булуга да карамастан башкарма хакимиятнең Дәүләт Советы карарларына битарафлык күрсәткән очраклар да юк түгел. Сүземне дәлилләр өчен, бер генә мисал китерәм. Дәүләт Советының әле узган елның май аенда ук чыгарылган бер карарында бик эшлекле тәкъдимнәр бар иде. Әмма аларның фәкать берсе генә үтәлде. Латин графикасына күчү турындагы закон проекты шушы көннәрдә Дәүләт Советына килеп керде. Калганнары турында ләм-мим. Ләкин, безгә калса, биредә үти алмаслык принципиаль мәсьәләләр юк. Мәсәлән, без күптән инде «Тел службасы» булдыру турында сүз алып барабыз. Дүрт-биш кешелек штат таба алмыйбыз. Акча юк, дибез, һәм, ни гаҗәп, бу фикер «Вечерняя Казань» газетасында чыккан бер мәкаләдәге юллар белән бик тә тәңгәл килә: «Кто же спорит: возрождать татарский язык надо. Но реализацию закона о двуязычии в полном объёме можно отложить до лучших времён…» Бу юллар турыдан-туры телләр турындагы Законга мораторий игълан итәргә чакыру түгелме? Гомумән, мин бер әйбергә игътибар иткәнем бар. Татар телен дәүләт теле итү процессы искиткеч авырлык белән бара. Телебезне яңадан мәктәпләргә кайтару, вузларга кертә башлау, психологик киртәләрне җимерү җиңел булмады. Рус телле халыкларны, Декларация кабул иткәндә, референдум уздырганда, Татарстанның мөстәкыйльлеге яисә аның халыкара субъект булуы түгел, ә татар теленең дәүләт теле булуы куркытты. Иртәгәдән безне татарча сөйләштерә башларлар дип шикләнделәр… Хәзер инде барыбыз да тынычландык, суындык… Һәм, миңа калса, икетеллелеккә күчүнең әзерлек этабы төгәлләнеп килә. Әгәр бер урында таптанасыбыз килмәсә, моннан соң безгә сәяси яктан да, фәнни һәм практик яктан да югарырак баскычка күтәрелергә кирәк булачак. Бу эш, әлбәттә, җиңел булмаячак. Киресенчә, хәлләр шактый катлауланачак. Латинга күчүнең үз авырлыклары булачак, икътисади кризис кире яктан тәэсир итәчәк. Таләпләр зуррак булган саен, каршылыклар да көчлерәк булуы мөмкин. Нишләргә соң? Бүгенге конференция шушы сорауга җавап бирергә тиештер, мөгаен. Дәүләт Советы үз чиратында бу проблеманы һәрвакыт контрольдә тотачак. Безнең алдагы бурычыбыз – латин графикасына кайту турындагы законны кабул итү. «Телләр турындагы Законны бозган өчен административ җаваплылык» турында Закон да әзерләнә. Шулай ук комиссия инициативасы белән Татарстан Республикасы географик атамалары турында берничә закон проекты эшләнә.

      Без моңа кадәр «республикада тел сәясәте юк» дигән фикердә яшәдек. Бу, чыннан да, шулай иде. Мин СКАЧАТЬ