Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 35

СКАЧАТЬ торган гади бер тел генә. Шуңа да карамастан без татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрергә тырышабыз. Бу, әлбәттә, законлы нигездә, махсус законнар, указлар, карарлар аша хәл ителергә тиеш. Бу җәһәттән курыкмыйча әйтә алам, Дәүләт Советы эзлекле эш алып бара. Монда, билгеле, безнең даими комиссиянең дә роле аз түгелдер дип уйлыйм. Сүзем дәлиллерәк булсын өчен, без башкарган эшләрнең кайберләрен исегезгә төшереп узам.

      Иң элек Татарстан суверенлыгы турындагы Декларациягә күз салыйк. Анда: «Татарстан ССРда татар һәм рус телләренең дәүләт телләре сыйфатында үзара тигез хокук белән кулланылышы, башка милләтләр телләренең сакланышы һәм үсеше гарантияләнә», – дип, акка кара белән язылган. Димәк, бу – безнең тоткан мәсләгебез, сәясәтебез. Инде Татарстан Конституциясенә мөрәҗәгать итик. 4 нче статьяда болай язылган: «Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре». Ике телнең дә тулы хокуклы дәүләт телләре булуы 20 нче, 108 нче һәм 147 нче статьяларда да ачык итеп әйтелгән. 149 нчы статьяны тулысынча укып китәм: «Татарстан Республикасында суд эшләре татар һәм рус телләрендә яки шул урында яшәүче күпчелек халык телендә алып барыла. Суд эшендә катнашкан һәм суд эше бара торган телне белмәгән кешеләргә тәрҗемәче ярдәмендә эшнең барлык материаллары белән танышу, судта катнашу һәм анда туган телендә чыгыш ясау хокукы тәэмин ителә». Менә бу бик ачык итеп язылган, гади кешегә дә аңлашылып тора торган статья бездә ничек үтәлә икән? Хөкем органнарында ничә тәрҗемәче эшли икән? Минем биредә тагын бик күп сораулар куясым килә. Иң мөһиме, бу сорауларга уңай җаваплар аласым килә. Без әле бу конференциядә боларның барысын да колачлый алмадык. Шулай да киләсендә чират җитәр дип уйлыйм.

      Башка законнарда да, мәсәлән, мәгариф турындагы Законда, мәдәни һәм тарихи хәзинәләрне саклау һәм файдалану турындагы Законда, мәдәният һәм китапханәләр турындагы законнарда да телгә кагылышлы статьяларны шактый табарга мөмкин. Болары әле – турыдан-туры мәдәнияткә, рухи тормышыбызга кагылышлы законнар. Ә менә кулланучыларның хокукларын яклау турындагы Законда да телгә кагылышлы статьяларның булуы – куанычлы хәл. Монысы инде – безнең өчен олы яңалык саналырга хаклы вакыйга. Чыннан да, бүгенге көндә тел белгечләренең, филологларның, язучы, шагыйрьләрнең яисә татар журналистларының тел өчен көрәшеп, батыр булып йөрүләре (мин монда, билгеле, үземне дә кертәм) бик беркатлы булып күренә. Чөнки алар үз эшләрен эшлиләр, хәләл вазифаларын башкаралар. Бу эшкә министрлар, завод яисә башка учреждение җитәкчеләре тотынсын иде. Әйтик, хокук саклау, сәламәтлек саклау, сәүдә, социаль яклау оешмалары… Ул чагында бу, чыннан да, батырлык, кыюлык саналырга хаклы булыр иде. Бу җәһәттән мин Кулланучыларның хокукларын яклау дәүләт комитетының эшчәнлеген ассызыклап китәр идем. Менә алар, татар телен дәүләт теле итү өчен, чын мәгънәсендә ихлас күңелдән эшлиләр. Ләкин, кызганычка каршы диимме, аларны да аңламаучылар бар. Шул ук дәүләт эшендә эшләүчеләр. СКАЧАТЬ