Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 23

СКАЧАТЬ әрсезрәк булса, тапшыруның герое кирәкле кеше булса. Шул ук вакытта аның кабатлау икәне программада да, экранда да әйтелми. Татар тапшыруларының процентын арттыру өчен эшләнгән бик хәйләкәр бер алымдыр бу, мөгаен. Кабатларга кирәк. Мәсәлән, күптән түгел Нурихан Фәттахның «Кол Гали»ен яңадан күрсәттеләр. Унбиш-егерме ел элек яздырылган. Менә ул кызык. Өр-яңадан караган кебек карыйсың. Заман үзгәргән, артистлар үзгәргән, кайберләре юк та инде. Кабатлауларның үз концепциясе булырга тиеш!

      Тагын бер проблеманы күтәрмәкче булам. Ул да булса республикада яшәүче азсанлы халыклар өчен тапшыруларның булмавы. Радиода аның матур берничә мисалы бар. «Между Волгой и Уралом» бу җәһәттән искиткеч әһәмияткә ия. Чувашча яңгыраган «Чишмәләр» тапшыруы – иң популяр тапшыруларның берсе. Кызганыч, телевидениедә андый тапшырулар берәү дә юк. Без үзебезнең кардәшләребезнең тормыш-көнкүрешләре, тарихы, мәдәнияте белән танышып барырга тиеш. Алар үзләре дә бик мохтаҗ андый тапшыруларга.

      Әмма безне татар телендәге тапшырулар аеруча борчый. Чөнки аларның вакытлары кыскара, сыйфатлары начарая. Болай да санаулы гына татар тапшырулары соңгы вакытта берәм-берәм юкка чыктылар. Мин монда «Атна», «Кыйбла» кебек тапшыруларны гына әйтмим. Башка сәяси тапшырулар да туктады. Аларның кайберләре, бәлки, профессиональ яктан йомшаграк булгандыр. Ни өчен дисәң, татарча тапшыруларны эшләү күпкә авыррак. Ул журналисттан, алып баручыдан, режиссёрдан икеләтә көч, энергия сорый. Шуңа күрә ул тапшыруларга бераз ташлама ясарга кирәктер һәм, әлбәттә, булышлык та итәргә кирәк. Чөнки алар татар халкын рухи яктан тәрбияләүдә зуррак роль уйныйлар. Татарстан каналында менә ничә еллар инде рус телендә «Видеоспорт», «Досье-02», «Стиль-7», «Автокалейдоскоп» кебек профессиональ яктан ярыйсы гына тапшырулар күрсәтелә. Ләкин мин аларны татар телевидениесе өчен хас тапшырулар димәс идем. Аннары аларны ни өчен татар телендә эшләп булмый? Ул тапшыруларның күбесе кадр артындагы текст белән бара бит. Шулай ук чит ил сериаллары, аннары «Шесть песен на бис» кебек тапшырулар безгә бик кирәкме? Пенкин, Пугачёва, Киркоровларны хәзер башка каналлардан күрсәтми башладылармыни? Болар бит барысы да – татар тапшырулары хисабына барган тапшырулар.

      Аннары бер үк тапшыруда ике телдә сөйләү тамашачының гайрәтен генә чигерә. Бигрәк тә рус телле тамашачының. Моны телевидение җитәкчеләре үзләре дә яхшы белә. Мәсәлән, «Чулпан» программасы шундый. Хәтта кайбер балалар тапшырулары да шуңа әйләнеп бара. Гомумән, Татарстан телеканалы үзе дә шундый ук. Моннан котылуның киләчәктә бер генә юлы бар. Ул да булса чиста татарча телеканал. Ул чагында бик күп проблемалар чишеләчәк.

      Тагын кайбер мөһим проблемаларны санап кына китәргә рөхсәт итегез. Телевидениедә дә, радиода да архив куркыныч астында. Әгәр шушындый мөнәсәбәт киләчәктә дә дәвам итсә, без видео-аудио-киноархивсыз калачакбыз. Болай да инде тапшыруларыбызда архив материаллары бөтенләй диярлек файдаланылмый. Телевидениедә, СКАЧАТЬ