Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 22

СКАЧАТЬ күптән инде башка регионнарда яшәүче милләттәшләребез дә тыңларга тиеш иде. Әмма акча юклыкка сылтап, бу мәсьәләне һаман суза киләбез. Ниндидер вышкалар төзергә акча таба алмыйбыз. Ә дөнья күптән инде спутниклар элемтәсенә күчеп бетеп бара.

      Хәер, бездә бу хакта хәбәрләр күренеп алды. 24 каналлы телевидение турында. Әмма безнең бүгенге төп бурычыбыз – радио һәм телевидениенең вакытын берничә сәгатькә арттыру һәм аларның сыйфатын яхшырту.

      Ә Татарстан телеканалына килсәк, ул, чыннан да, кризис кичерә дияргә мөмкин. Хәтта җиде-сигез ел элекке белән чагыштырганда, тапшыруларның художество дәрәҗәсе күзгә күренеп төште. Бу, мөгаен, хәерчелектән дә, коллективта иҗади атмосфераның булмавыннан да киләдер. Дөрес, соңгы вакытта, бераз гына булса да, үзгәрешләр күзгә ташлана. Информацион программалар җанлана төште. Яшь, талантлы дикторлар килде. Экранда аналитик фикер йөртә алучы берничә тележурналист пәйда булды. Әмма алар гына «погода» ясый алмыйлар шул. Элегрәк, әле заманча техника бөтенләй булмаган чагында, Казан телестудиясе үзе Мәскәү өчен менә дигән тапшырулар әзерли иде. Ай саен берничә фильм-концертларыбыз Үзәк телевидениедән яңгырый иде. Никадәр спектакльләр, документаль фильмнар күрсәтелде. Хәтта союздаш республикалар да алай булдыра алмыйлар иде. Хәзер, киресенчә, безнең республика турында тапшыруларны фәкать Мәскәү яисә Петербург тележурналистлары үзләре килеп төшереп китәләр. Димәк, җитәкчелек үзебезнең телевидениегә ышанмый, җитди тапшыруларны ышанып тапшырмый.

      Безнең телевидениенең, кызганыч, концепциясе, идеологиясе эшләнмәгән. Татарстан тамашачысына бүген нинди тапшырулар кирәк? Башка каналлардан без кайсы ягыбыз белән аерылып торырга тиешбез? Авыл менталитеты, татар менталитеты исәпкә алынамы? Яшь буынны тәрбияләүдә безнең телевидение нәрсә эшләргә тиеш? Гомумән, карыйлармы безнең тапшыруларыбызны? Социологик тикшеренүләр алып барыламы? Әйтик, информацион программаларның берсе «Җиһан» дип атала. Исеме җисеменә туры киләме соң аның? Миңа калса килми: бер үк сюжетлар, бер үк кешеләр, бер үк ярминкәләр, бәйрәмнәр, презентацияләр, бер үк сыерлар, бер үк тракторлар. Телевидениенең бүгенге төп функциясе – рәсми хроника. Җитәкчеләребез кая бара, телевидение шунда. Аларның һәр адымы – экранда. Җитәкче йөрергә тиеш, тик нигә тамашачыларны да алар артыннан ияртеп йөртергә? Гомумән, хәзер матбугат битләрендә дә, радио-телевидениедә дә төп геройлар – министрлар, хакимият башлыклары, эре завод хуҗалары, акчалы кешеләр. Ә менә кызыклы геройлар экранда юк дәрәҗәсендә. Хезмәт кешесе турында әйтеп тә тормыйм. Аннары безнең Татарстан телеканалын гына караган кеше яңалыклардан дөнья хәлләре турында бернәрсә белә алмас иде. Анда дөнья хәлләре дә, күрше-тирә республикалар тормышы да яктыртылмый.

      Провинциаль телевидение булудан туктау өчен, безгә, һичшиксез, татарлар яши торган зур регионнарда корпунктлар булдырырга кирәктер. Әйтик, Чаллыда, Әлмәттә бар. Нигә әле Башкортстанда, Мәскәүдә, күрше республикаларда, Себердә булмаска СКАЧАТЬ