Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 20

СКАЧАТЬ тел проблемасы – махсус чыгыш сорый торган проблема. Алар бу хакта үзләре дә әйтми калмаслар. Ничек кенә булмасын, андагы 1,5 миллионга якын татар безнең ярдәм белән үзләрен дә, телләрен дә саклап калырлар. Ә менә Россия өлкәләрендә яшәүчеләрнең телләре акрынлап бетүгә таба барганын күрмәмешкә салышсак, бу зур хата булыр иде. Чөнки күпчелегебез шул өлкәләрдә яши. Әйдәгез, уйлап карыйк. Практик яктан караганда, ягъни ата-ана күзлегеннән караганда, татарча урта мәктәп кирәкме аларга? Бу риторик сорау түгел. Бу андагы татарларның турыдан-туры тормышына, яшәү рәвешенә кагыла. Татар мәктәбен тәмамлаган бала укуын кайда дәвам итәргә тиеш? Әлбәттә, үз өлкәсендә яисә Мәскәүдә. Аларның барысы да Казанга килә дә алмый, кала да алмый. Димәк, рус өлкәләрендәге татарларның милли мәгариф системасы уйланылмаган. Дөрес, кайбер концепцияләрдә кайбер рус шәһәрләрендәге институтларда, педучилищеларда аерым татар бүлекләре ачу турында сүз бара. Андый уңай мисаллар да бар. Әмма биредә сүз фәкать педагогик вузлар турында, педагогик кадрлар турында гына бара. Шулай булгач, без моннан соң да иң яхшы очракта да андагы авыл мәктәпләрендә атнага берничә сәгать татар теле һәм әдәбияты укыту белән канәгатьләнергә тиеш булабыз. Рус өлкәләрендә яшь буын инде бүген үк русча гына сөйләшә. Ә алар – берничә миллион татар дигән сүз.

      БДБ илләрендәге, шулай ук ерак чит илләрдәге милләттәшләребезнең татар теленә булган мөнәсәбәтләре бөтенләй башкачадыр. Анда хәзер без күз алдына китергән татар мәктәпләре дә, татар класслары да була алмый, һәр илнең үз законнары, үз мәгариф системасы, үз тәртипләре. Алар өчен иң мөһиме – телләрен, җырларын, моңнарын онытмау. Биредә алар өчен мәдәни чаралар кулайрак. Бездә чыккан китапларны, газета-журналларны укыштырып барырга алар, әлбәттә, безнең латин графикасына күчүебезне көтәләр.

      Күрәсез, бу мәсьәләдә барыбызга да ярый торган, барыбыз да яратырлык уртак бер фикергә килү – авыр һәм катлаулы бер хәл. Тел дигән юрганны һәркайсыбыз үзенә тарта. Ә уртак бер концепция барыбер кирәк булачак.

      Тагын бер куркыныч әйбер бар. Безнең кайчакларда, эйфориягә бирелеп, татар телен бер елда, ике елда дәүләт теле итәсебез килә башлый. Ләкин татар теленең статусын күтәрү елдан-ел авырая гына барачак. Ни өчен дигәндә, Татарстан дөнья күләменә чыгып бара. Башка регионнарда да шул ук процесс. Безне олы дөньядан аерып торган совет системасы яшәешебезне дә, телебезне дә күпмедер дәрәҗәдә консервациядә тотты. Хәзер исә дөньяның капкалары ачык. Булдыклы егет-кызларыбызның, бай балаларының карашлары бүген чит илләрдә. Моның өчен, һичшиксез, иң элек рус теле, инглиз теле, һич югы, төрек теле кирәк булачак. Менә шуңа күрә бүгенге элитаның, бай сәүдәгәрләрнең, хәтта милләтпәрвәрләребезнең дә балалары нәкъ менә престижлы инглиз яисә төрек лицейларында, Төркиядәге, Европа илләрендәге университетларда белем ала. Ә татар гимназияләрендә, гадәттә, гади халык балалары һәм безнең кебек кайбер беркатлырак иҗат кешеләренең балалары гына укып йөри. СКАЧАТЬ