Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 24

СКАЧАТЬ тәрәзә вата алмый», – диючеләр дә бар. Мәскәү хакимнәре: «Без Европа, дөнья стандартлары белән эшлибез», – дип тә җавап кайтаралар. «Бездә демократия, шуңа күрә паспорт мәсьәләсендә дә демократик принциплар булырга тиеш», – дип акыл сатучылар да табыла. Радио-телевидение, матбугат битләре кайнап тора. Акыллыраклар сизенәдер: безне чыгырдан чыгармакчылар. Әмма аны теләүчеләр бик нык ялгыша. Беренчедән, без тәрәзә ватар өчен дуламыйбыз. Икенчедән, Европадагы цивилизация бездән бик ерак, аңа якынаю әлегә безнең хыялда гына. Өченчедән, Европа илләрендә, Америкада канунлашкан демократиянең бездә әле, кызганычка каршы, эзе дә юк, үзе дә юк… «Эт чаба дип бет чаба» шушы була инде ул. Туу турындагы яңа таныклыкка (метрикага) ата-ананың милләтен язуны ирекле итү дә «ыштансыз артка каеш бау» шикеллерәк сәер бер әйбер булып тоела. Россия паспортыннан «милләт» графасын алып ташлау – шулай ук бүгенге Россиядә кирәк түгел, мөмкин түгел бер эш. Аның өчен бездәге бөтен халыкларның да бердәй тигез булулары, һәр милләтнең үзаңы югары булуы һәм, ниһаять, һәр милләткә бердәй тигез мөнәсәбәт, караш булу шарт. 70 ел дәвамында бездән «совет кешесе» дигән милләт ясарга тырыштылар. Күпләребез үз милләтеннән ваз кичәргә мәҗбүр булды. Татарлыкларын, яһүдлекләрен, чувашлыкларын, марилыкларын яшереп, үз-үзләреннән оялып, паспортына «рус» дип яздыручылар да җитәрлек иде. Алар әле дә бар. Безне милләтсез итәргә, «совет халкы» итәргә тырыштылар. Боларның әле берсе дә онытылмаган. Хәзер инде көчләп, хәйләләп, милләтсез «россиян» итмәкчеләр. Бу – Иван Грозныйның татарларны көчләп чукындыруына тиң түгелме соң? Без әле яңа гына аякка басып киләбез, без әле яңа гына башыбызны югары тотып йөрергә өйрәнә башладык. Үзебезне милләт итеп тою хисе бездә уянып кына килә әле. Шуңа күрә паспорттагы 5 нче графа белән уйнау бүгенге көндә вакытсыз, урынсыз һәм куркыныч. Милләтсез паспорт иясеннән манкортлыкка бер генә адым. Чын демократия ул безгә дә бер килер, без дә берәр вакыт цивилизацияле демократик илләр, халыклар рәтендә йөри башларбыз. Ул чакта, бәлки, әлеге графаның кирәге дә калмас. Әмма аның өчен әле озын-озак еллар кирәк булачак.

      Россия хакимияте тагын бер тапкыр милли сәясәт өлкәсендә көчсезлеген, булдыксызлыгын, республикалар, регионнар белән санлашмавын күрсәтте. Әмма без үзебез дә «Татар акылы төштән соң» дигән мәкальнең никадәр төгәл һәм урынлы икәнен тагын бер кат расладык. Шушы уңайдан депутат С. К. Осколокның яраткан мәкален дә кабатларга мөмкин: «Пока гром не грянет, мужик не перекрестится». Безнең шау-шу куптаруыбыз, үзебез теләгән паспорт таләп итүебез читтән караганда, бәлки, кыюлык та булып тоелырга мөмкин. Уйласыннар, анысы безнең файдага гына. Шулай да бу – безнең көчсезлегебез. Россиядә яңа паспорт әзерләнгәнен барыбыз да бик яхшы белә идек. Анда 5 нче графаның булмавы турында да матбугатта күп язылды. Ләкин беребез дә бу мәсьәлә белән алдан кызыксынмады, үзебезнең паспорт вариантлары, паспорт турындагы положение эшләнмәде, Россиягә бернинди тәкъдимнәр дә бирелмәде. Кемдер эшләгәнне тыныч кына көтеп яттык һәм бик нык соңладык. СКАЧАТЬ