Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 27

СКАЧАТЬ нигездә, русча бара. Иптәш Шәймәрданов та докладын рус телендә ясый. Депутатларның берсе аны шуның өчен тәнкыйтьләп тә ала. Докладчы үзенең соңгы сүзендә бу хакта болай ди: «Товарищ Чанышев сделал замечание, что я здесь не сделал доклада на татарском языке, упрекал также товарища Валеева в том, что он не выступал на татарском языке, и его с места поддержали товарищи Исхаков и Мухамедьяров. Дело в том, что я предполагал доклад сделать и на татарском языке, но сессия отказалась заслушать доклад на татарском языке и ограничилась лишь докладом на русском языке. В прениях можно было выступать и на том, и на другом языке, но товарищи почему-то выступали на татарском языке очень мало». Күрәсез, нәкъ бүгенге ситуация. Комментарийлар кирәк тә түгел.

      Әлеге сессиянең карарына күз салыйк. Берничә өзек китерәм:

      «Предложить всем ВИКам волостей с преобладающим татарским населением закончить в течение 1927 г. перевод на татарский язык всего основного делопроизводства. Одновременно предложить НКФ и НКВД принять меры к полному введению делопроизводства на татарском языке тот же срок в милицейских и налоговых органах этих волостей. Признать необходимым продолжение работы по татаризации судебно-следственных и агрономических участков, усилению темпа реализации татарского языка страховых, ветеринарных, лечебных и почтово-телеграфных учреждений и в органах лесничества, расположенных в татарских районах, путём более энергичной коренизации аппарата и введения обязательного изучения татарского языка для русских служащих в этих районах». Күргәнегезчә, 70 ел элек тә депутатлар безнең кебек үк татар телен үстерү өчен тырышканнар. Без, әлбәттә, башка чорда яшибез, ләкин проблемалар шул ук калган. Без дә тырышкан булабыз. Файдасы булырмы? Тагын 70 елдан яңа депутатлар шушы ук проблемаларны яңадан күтәреп чыкмаслармы?

      Инде конкрет тәкъдимнәргә күчәм. Безгә кичекмәстән Министрлар Кабинетында махсус дәүләт структурасы төзергә вакыт җитте. Без бу хакта күп сөйлибез, ләкин берни дә эшләмибез. Җәмәгатьчелек тәртибендәге комитет кына бүген берни дә эшли алмый. Исеме аның бүлекме, сектормы, комитетмы, комиссияме, безнең өчен барыбер. Ул тел службасы да, тел надзоры да, тел сәясәтен җитәкләп баручы да булырга тиеш. Һәм аны кимендә Премьер-министр урынбасары җитәкләргә тиеш. Кайберәүләр: «Бу – нецелесообразно, дәүләт учреждениеләрендә штатларны кыскарту бара», – дияргә мөмкин. Без андый кыскартуларны күп күрдек. Кыскарткан саен озыная торган, кыскарткан саен арта торган әйбер ул штат дигәннәре. Татар теленә берничә штат жәлләмик.

      Без 1998 елны «Татар теле елы» дип игълан итәргә һәм аны тормышка ашырырга тиешбез. Шунсыз тел мәсьәләсе дигән зур проблеманы урыныннан кузгата алмаячакбыз. Нәтиҗәсе, һичшиксез, булыр дип уйлыйм. Ләкин аның җитди программасы булганда гына, финанс ягыннан ныгытылганда гына үз максатыбызга ирешербез.

      Аннары шуны да әйтәсем килә. Без еш кына «Татарстан моделе» турында искә СКАЧАТЬ