Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 25

СКАЧАТЬ микән? Дөрес, кайберәүләребез: «Татарстан паспорты депутат яисә президент булып сайланганда кирәк булачак», – дип тә ычкындыралар. Ләкин бу бик үк җитди дәлил түгел, чөнки депутатлар да әлегә 130 гына, ә президент, гомумән, берәү генә. Ә бит күпләребезгә, атна саен Мәскәүгә, чит илләргә йөрүчеләргә, ягъни элитага, яшерен-батырын түгел, Россия паспорты кирәк булачак. Ягъни мәсәлән, безнең кесәләрдә ким дигәндә дүрт паспорт – Россиянеке, Татарстанныкы, загранпаспорт һәм, әлбәттә инде, дипломатик паспорт та йөреячәк. Кесә саен берәү дигән сүз.

      Бүген безнең өчен иң уңайлы вариант – тышында ике башлы законсыз кошы булмаган, әмма Россиянең дә, Татарстанның да дәүләт символлары бертигез хокуклы итеп бер зурлыкта урнаштырылган; теләгәннәргә Татарстан һәм Россия гражданлыклары, һичшиксез, аерым графаларда күрсәтелгән, «милләт» графасы булган паспорт. Вкладыш турында сүз дә булырга тиеш түгел. Ә яңа Россия паспортында битләр саны болай да җитәрлек. Мәсәлән, «дети» дигән графа ике биттән тора, һәм ул егерме балага исәпләнгән. Ул санны, һич югында, унга калдырырга була. Бу бит ни дисәң дә Россия паспорты, Үзбәкстанныкы яисә Төрекмәнстанныкы түгел.

      Ә инде Конституциядә каралганча, исем-фамилияләрне грамоталы итеп язу мәҗбүри булырга тиеш. Республикалар өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен дә. Мәсәлән, минем әнкәйнең исеме – Гөлҗәүһәр. Аны русча гына язсаң, әллә ничә вариантта мыскыл иткән кебек язылачак. Чөнки «Гөлҗәүһәр» дигән сүздәге [ә], [җ], [ө], [ү], [һ] хәрефләре рус алфавитында бөтенләй юк. Язып кара син аны рус телендә: «Голджавгар», «Гульзавгар», «Голжаухар», «Гулявгар» һ. б. Роберт дигән исемне генә ул нинди телдә язсаң да ярый. Гомумән алганда, ситуация үтә дә катлаулы, һәм аның нәрсә белән бетәсен әйтүе дә кыен. Без күбрәк үзебездә яшәүче татарлар турында гына кайгыртабыз. Читтәгеләрне югалтып бетермәбезме? Татарстан гражданлыгы шуның өчен дә кирәк түгелме соң безгә? Милләтне ирекле рәвештә язуның да минуслары җитәрлек булачак. Матбугатта ул хакта күп язылды. Әйтик, бүген үк үз милләтләрен болгар, керәшен, мишәр дип язарга ашкынып торучы татарлар җитәрлек. Себер һәм Әстерхан татарларын әйтеп тә торасы юк. Моңа да әзер булыйк. «Язылсыннар, юлларына ак җәймә!» – дип кул селтәү шулай ук егетлек түгел. Әгәр безнең тырышлык белән, башка республикаларның теләктәшлеге белән, Федерация советы һәм Дәүләт Думасы ярдәме белән яңа паспортларны без теләгәнчә үзгәртеп булса, 14 яшьлек балаларга паспортлар өләшеп өлгергән Россия Президенты тагын бер тапкыр шактый уңайсыз хәлдә калачак. Дөресрәге, үзенең тирәсендәгеләр калдырачак аны шушы хәлгә. Ләкин безнең дә мескеннәр, манкортлар буласыбыз килми. Безнең үз исемебез, үз телебез, үз республикабыз, үз Конституциябез һәм Россия белән төзелгән Шартнамәбез бар. Безгә хәзер инде, соңгы елларда җыелган, алдагы көннәрдә килеп тууы ихтимал булган проблемаларны хәл итәр өчен, яңа Шартнамә турында уйлый башларга вакыт. Безнең кемлегебез шул Шартнамәдә күренәчәк!

13 ноябрь, 1997

      Телсез СКАЧАТЬ