Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 18

СКАЧАТЬ дә, тоткан мәсләгебез дә башкарак. Кемлегебезне белер өчен, без үзебездән зуррак халыкларга карыйбыз, телебезне дә аларның телләре дәрәҗәсенә күтәрергә омтылабыз. Бу яктан караганда, татар теленең бүгенге хәле шактый кызганыч, шактый аянычлы. Бүгенге төп максатыбыз да – татар телен бик күп тарафларда яшәүче халкыбызның уртак бер бөек теле итеп саклап калу, аны шушы матур килеш киләчәк буынга – XXI гасырда яшәячәк татарларга тапшыру, ә инде Татарстаныбызда чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү. Бөек эш башланды инде. Һәм, иманым камил, бу тугры юлдан читкә тайпылып, туктап калу да, артка чигенү дә булмаячак.

      Тел үсешенең, тел яшәешенең табигый закончалыклары бар. Ләкин тел бүген безнең өчен филология өлкәсенә генә кагыла торган бер күренеш түгел. Ул турыдан-туры иҗтимагый һәм милли сәясәтебезгә бәйләнешле. Шул сәбәпле бүген безгә күбрәк нәкъ менә тел сәясәте турында фикер алышырга кирәктер. Ни өчен дисәң, бүгенге тарихи һәм иҗтимагый ситуациядә тел сәясәте тормышыбызның телгә мөнәсәбәте булган бик күп өлкәләргә тәэсир итә. Һәм без (мин монда хакимиятне һәм рәсми оешмаларны күз алында тотам) телебезнең үсешенә, аның тормышыбыздагы кулланылышына законнар, карарлар, указлар нигезендә турыдан-туры тәэсир итәргә, аңа юнәлеш бирергә бурычлыбыз. Әлбәттә, тел сәясәте бер безнең халыкка гына кагылмый. Ул – бик күп халыкларга, дәүләтләргә хас күренеш. Бу мәсьәләгә караган халыкара документлар да җитәрлек. Шулар арасында «Региональ һәм азчылык халыклар телләре турында Европа хартиясе» безнең өчен, миңа калса, аеруча әһәмияткә ия. Шунысы да игътибарга лаек: ул Европа Советында 1992 елда, ягъни без телләр турындагы Законны үзебездә кабул иткән елда кабул ителде. Россия дә хәзер Европа Советында. Әгәр шулай икән, ул аны ратификацияләргә тиеш булачак. Шунысын да әйтеп китик: әлеге Конвенция Россиянең телләр турындагы Законына һич кенә дә каршы килми. Безгә мондый документларны ныклап өйрәнергә, алардан файдаланырга һәм эшебездә кулланырга кирәктер.

      Ә бездә бу изге эшнең башында, барлык демократик илләрдәге кебек үк, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы тора дисәм, һич тә ялгыш булмас. Әлбәттә инде, тел белгечләребезнең актив катнашлыгы һәм ярдәме белән. Телгә кагылышлы иң кыйммәтле документлар парламентта кабул ителә, иң кайнар бәхәсләр парламент сессияләрендә бара. Халык депутатларын күпме генә тәнкыйтьләсәк тә, парламент эшеннән канәгать булмасак та, алар үзләренең телгә кагылышлы вазифаларын ихлас күңелдән башкаралар дип ышандыра алам. Иң мөһиме, «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Закон бар. Анда акка кара белән «татар теле – дәүләт теле» дип язылган. Ә Закон үтәлергә тиеш. Ул Президентка да, министрларга да, республикадагы гап-гади гражданнарга да кагыла. Әгәр Закон үтәлми икән, монда Законның да, парламентның да гаебе юк. Димәк, әлегә дәүләтебез, гражданнарыбыз шундый, ягъни үзебез шундый. Ләкин без Законны ничек кенә булса да эшләтергә тырышабыз. Шул максаттан парламент СКАЧАТЬ