Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 19

СКАЧАТЬ өлешендә, законнар нигезендә бу максатларда ташламалы салым сәясәте уздырырга;

      – Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары хезмәткәрләренең, шулай ук ике дәүләт телен дә белү һәм гамәлдә куллану хезмәт хакына 15 процентка кадәр өстәмә билгеләргә хокук бирүче халык хуҗалыгы тармакларының исемлеген Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертергә;

      – 2000 елга кадәр татар дәүләт милли университетын ачарга.

      Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына тәкъдимнәр кертергә һәм, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән бергә, латинчага нигезләнгән графикага күчү чаралары планын эшләргә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына кертергә.

      Россия Федерациясе хөкүмәтенә татар телен һәм мәдәниятен, шулай ук Россия Федерациясенең башка халыклары телен һәм мәдәниятен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча федераль программа эшләргә, аларны 1998 елда финанслауны карарга дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә».

      Конгресста катнашучы делегатлар әлеге тәкъдимнәрне, һичшиксез, якларлар дип уйлыйм. Безне бигрәк тә латин графикасына күчү проблемалары борчый. Безнең һәрбер кылган гамәлебез төрле төбәкләрдәге татарларны берләштерү идеясенә хезмәт итәргә тиеш. Латинга күчүгә үз мөнәсәбәтләрен иң элек Башкортстанда, башка чит өлкәләрдә яшәүче татарлар әйтсен иде. Аларның фатихасын алмыйча, без бу зур эшкә тотына алмыйбыз. Мирфатыйх Зәкиевнең «Ватаным Татарстан»да чыккан проектына да фикер әйтелер дип уйлыйм. Конгресста бу хакта сүз күп булса да, ул барыбер Дәүләт Советында хәл ителсә дөресрәк булыр, мөгаен. Җитәкчеләр каршы килмәс, чөнки хәзер аларга барыбер, нинди графикада булса да, укырга да, язарга да җыенмыйлар. Икенчесе – 1998 елны «Татар теле елы» дип игълан итү. Бу мәсьәләгә, ишетүемчә һәм белүемчә, битарафрак караш хөкем сөрә. Берәүләр артык мәшәкатьтән, эштән курка. Икенчеләр аның нәтиҗәлелегенә ышанып бетми. Өченчеләр исә бу идеяне үзләре башлап тәкъдим итмәгән өчен генә яклыйсылары килми. Кайберәүләр: «Башка елларны нишлибез соң?» – дип тә сорыйлар. Минем җавабым бер генә. Әгәр 1998 елны «Татар теле елы» дип игълан итсәк, бик күп эш эшләнәчәк, алдагы еллар өчен дә ныклы база әзерләнеп калачак. Әгәр конгресс бу тәкъдимне хупласа, 1998 ел барлык татарлар өчен дә татар теле елы булачак. Читтәгеләргә дә, туган телебезне җанландырып җибәрү өчен, бер этәргеч булыр иде. Конгрессның яңа башкарма комитеты бу мәсьәләне үзенең эш планына кертер һәм контрольдә тотар иде, чөнки парламентның вәкаләте Татарстан кысалары белән генә чикләнгән.

      Әлбәттә, татар теле республикабызда дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелсә, дәүләт төзелешенең бөтен өлкәләрендә дә ныклап кулланыла башласа, читтә яшәүче милләттәшләребез өчен дә әйтеп бетергесез таяныч булыр иде. Һәм без моны ничек кенә булса да эшләрбез дигән СКАЧАТЬ