Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 26

СКАЧАТЬ республиканың үз авырлыклары. Башкортстанда да, Чувашиядә дә шул ук проблемалар. Казахстан белән Украинада да тел аркасында килеп чыккан конфликтлар җитәрлек, һәркайда бәхәсләр бара. Нәрсә соң ул икетеллелек? Фәнни яктан исбат ителгәнме ул? Гомумән, ике ана теле була аламы? Аның берсе үги булмыймы? Икетеллелек практик яктан берәр җирдә хәл ителгәнме? Кайчан да булса Татарстанда рус теле дә, татар теле дә тигез дәрәҗәдә дәүләт теле була алырмы? Ягъни бездәге рус халкы, безнең кебек, ике телне дә бердәй белерме? Әллә инде татар теле татарларның үзләре өчен генә дәүләт теле булып калырмы? Шулай булганда, татар теле дәүләт теле саналырга тиеш булырмы? Күрәсез, сораулар күп, аларга кемдер җавап бирергә тиеш.

      Законны тормышка ашыру барыбызга да тигез кагыла. Ул бер Президентның гына, Премьер-министрның гына яисә Дәүләт Советының гына бурычы түгел. Бу бигрәк тә төрле дәрәҗәдәге җитәкче иптәшләргә карый. Моннан берничә еллар элек без бертавыштан: «Сүзлекләр юк!» – дип сөрән сала идек. Хәзер сүзлекләр чыга тора. Ләкин, ни гаҗәп, биш меңнән дә артмаган кечкенә-кечкенә тиражлы ул сүзлекләр кибетләрдә, складларда сатылмыйча ята. Югыйсә һәр министр, һәр учреждение җитәкчесе күптән инде үз хезмәткәрләрен шул сүзлекләр белән тәэмин итәргә тиеш иде бит. Алар исә һаман сыныкка сылтау табалар, акча юклыкка сылтыйлар. Әлбәттә, телләр турындагы Законны тормышка ашыру зур чыгымнар сорый. Бәлки, шуңа күрәдер республикада бары тик Дәүләт Советының гына заллары синхрон тәрҗемәгә көйләнгән. Башка дәүләт учреждениеләренең берсендә дә, шул исәптән Президент Аппараты белән Министрлар Кабинетындагы залларда да, синхрон тәрҗемә юк. Министрлыкларны әйтеп тә торасы килми. Димәк, утырышлар, киңәшмәләр, семинарлар, конференцияләр фәкать рус телендә генә алып барыла дигән сүз. Ул гына да түгел, хәтта турыдан-туры татар теленә мөнәсәбәте булган, мәдәният һәм белем бирү белән шөгыльләнгән оешмаларда да татар телен үстерү проблемалары рус телендә хәл ителә.

      «Аккан суга ике тапкыр кереп булмый», – диләр. Була икән. Мин күптән түгел кызыклы да, гыйбрәтле дә документлар белән танышып чыктым. Баксаң, без яңадан бер тапкыр велосипед уйлап тапмакчы булып маташабыз икән. 20 нче елларда, ТАССР игълан ителгәннән соң ук, татар һәм рус телләре дәүләт телләре итеп игълан ителгән, татар телен тормышка ашыру буенча дәүләт күләмендә зур эшләр башкарылган. Татар телен кайгыртып, декретлар, карарлар, инструкцияләр, положениеләр кабул ителгән. Дөресен әйтергә кирәк, ул чакта әлеге мәсьәләгә җитдирәк тә, фәннирәк тә якын килгәннәр. Бер генә мисалга тукталыйк. Менә Татарстан Үзәк Башкарма комитетының өченче сессиясе материаллары. Сессиянең көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: «О положении дела по РТЯ и перспективах». Сессия 1927 елның 12–13 мартында, ягъни моннан нәкъ 70 ел элек уздырылган. Күрәсез, бер мәсьәлә ике көн дәвамында каралган. Төп доклад белән ҮБК рәисе Шәймәрданов үзе чыгыш ясаган. Әгәр ул докладны аз гына чистартып, карап чыксаң, бүген дә сессия трибунасыннан укырлык. Шул ук бүгенге проблемалар, шул ук хәл СКАЧАТЬ