Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 3

СКАЧАТЬ гына йөрмәсен, нәрсә генә күзәтмәсен, язучының төп дикъкате адәм балаларының язмышларында, аларның бәгырькәйләрен әрнеткән проблемаларда булырга тиеш. Минем күп гомерем урыс арасында, украинлылар җирендә, чит илләрдә йөреп үтте. Шуңа күрә чагыштыру мөмкинлегем бар. Җир шарында яшәүче халыклар арасында итальяннарны җырга, музыкага оста, сәнгатькә хирыс халык, дип атап йөртәләр. Биш ел Әлмәттәге концертларга йөрим, телевизор карыйм, мәҗлесләрдә катнашам. Җыр, бию, нәфис сүз өлкәсендә әлмәтлеләр итальяннардан һич тә калышмыйлар. Бәлки, әлмәтлеләр көчлерәктер дә әле… Юбилей кичәләрендә, банкетларда, гомумән, дус-иш җыелган җирдә профессиональ җырчы, дипломлы музыкант белән ярыша алырлык талант булмаган очракны хәтерләмим диярлек. Туган төбәгем Әлмәт җирендәге талантлар белән мин дә горурланам.

      Нефть чыгару эше авыр һәм җаваплы. Бу эштә баш та, кул да, сәләт тә, талант та, егәрлек тә бергә укмашырга тиеш. Талант – һәр эштә, һәр тармакта кирәк нәрсә. Ә инде сәләткә һәм тырышлыкка килсәк, нефть чыгару эшендә кеше бу сыйфатларны соңгы тамчысына кадәр сыгып чыгарырга тиеш. Әлмәт нефть табылган яңа төбәкләргә җибәрерлек осталар тәрбияли белүе белән дә, оештыручы җитәкчеләре белән дә данлыклы. Соңгы елларда Әлмәт белгечләре чит илләргә китеп тә эшли башладылар.

      Нефть чыгаруда тәрбияләнгән кешеләрне җентекләп күзәтеп йөрим. Дөрес, иң өстә утыручы җитәкчеләр белән аралашу, аларга бәя бирү җиңел эш түгел. Алар турында күп язылган. «Татнефть» җитәкчеләренә багышланган әсәрләргә хас бер уртак сыйфат: аларның оештыру сәләтләре күкләргә күтәреп сурәтләнә, ә шәхси тормышлары, гаилә, нәсел тарихлары, адәм баласына хас нечкәлекләр күп очракта күләгәдә калдырыла. Белүебезчә, геройның эчке, рухи кичерешләрен, аның кешелек сыйфатларын ача алмаган язма әдәби әсәр була алмый. Мин озак вакытлар җитәкчелек оркестрындагы төрле инструментларда уйнаучы талантлы профессионалларны күзәтеп йөрдем. Шулар арасында бигрәк тә Шәһит Лотфулла улы Таипов шәхесе игътибарымны җәлеп итте.

      Язасы әсәреңә кертер өчен, персонаж эзләү – чиктән тыш четерекле, күп очракта интуициягә, ниндидер мистик тоемлауга бәйле эш. Кулыңа каләм алып яза башлау өчен, беренчедән, ул шәхеснең башка кешеләрдә табылмаган сыйфатлары булырга һәм, икенчедән, ул сине үзенчәлеге белән җәлеп итәргә, тетрәндерергә тиеш. Чыннан да, Шәһит әфәндегә охшаш шәхесләр безнең чынбарлыкта сирәк очрый.

      Шәһит әфәнденең нинди сыйфатлары сокландырды соң мине? Бу шәхестә бүгенге көндә иң алдынгы, иң яңа кыланышлар белән янәшәдә, безнең ерак бабаларыбыз югары бәяләгән, ул чорларда да сирәк очраган сыйфатлар җәйрәп ята. Кайвакыт ышанасы да килми, чөнки андый сыйфатлар борынгы заманнардан килүче үрнәк-ядкяр рәвешендә генә сакланып калырга мөмкин. Җәмгыятьтә син үзеңне күпчелек кабул иткән тәртип-кагыйдәләрдә тотарга тиешсең, башка очракта коллектив сине кабул итми.

      Мисалга бүгенге көн яшьләренең кеше арасында үзләрен шактый иркен тотуларын СКАЧАТЬ