Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 2

СКАЧАТЬ көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче язучылар нефтьчеләр тормышына багышланган әсәрләр иҗат иттеләр. Ул әсәрләрдән социалистик ярыш, әшәке искелек белән тәти яңалык көрәше, системаның халыкка бәхет, муллык, рәхәт тормыш юлын күрсәтеп торуын сурәтләүдән тыш нәрсә табып була икән? Дөрес, нефть чыгаручылар тормышына багышланган әсәрләрдә дә сюжет каһарманнары – адәм балалары. Адәм баласының шәхси тормышы – кайгы-хәсрәтләре, өметләре, көнкүреш авырлыклары, кичергән газаплары ул чорда язылган әсәрләрдә чагылырга тиеш иде. Әсәрләр социалистик реализм иҗат кануннарына нигезләнеп язылган булганлыктан, аларда тулысынча диярлек хезмәт, ярыш, җыелышлар, коммунизм төзү юлындагы бөек көрәш чагылып торды. Шунлыктан совет чорында язылган китапларда адәм баласының рухи дөньясы, аның кайгы-хәсрәтләре, ирексез, хокуксыз, киң дөньяны күрүдән мәхрүм яшәеше турында мәгълүматлар юк диярлек. Вакыйгалар сурәтләнгән, әмма әсәрдәге вакыйгалар ярдәмендә генә шул чорның реаль күренешен күз алдына китерү мөмкин түгел. Авторның чынбарлыкны партия карарлары таләп иткән ясалма күренешләргә тәңгәлләштерүе ул чорда язылган әсәрләрнең һәммәсендә диярлек очрый. Бүген шул чорның реаль сурәтен яктырту мөмкинлеге бармы? Булган очракта андый хезмәт безгә нәрсә бирә? Совет чорының төгәлсезлекләрен, ГУЛАГ2 лагерьларын, социалистик ярышта физик һәм рухи имгәнүләрне, бәлки, тизрәк онытырга кирәктер? Бүгенге тормышта да михнәтләр җитәрлек бит…

      Туган туфрагыбыздан нефтьне ничек суырулары турында табигать сөйли ала. Табигать ялганлый да, яраша да белми. Республикабызның көньяк-көнчыгышындагы экологиягә карап, без узган чорның төгәл сурәтен күз алдына китерә алабыз. Социалистик ярыш чорының реаль тарихы Әлмәт шәһәре җирлегенә, аның төзелешләренә, архитектурасына, хәтта яшәү тәртибенә дә язылып калган. Бер генә мисал: Әлмәт мәчете – үзенең күркәмлеге белән Татарстанның үзендә һәм, Рәсәйдә генә түгел, Җир шарының барлык кыйтгаларына таралган ислам архитектурасында да лаеклы урын алырлык бина. Мәчет сокланырлык матур, әмма Әлмәтнең үзәк урамыннан барганда, аны шәһәрнең тимер йодрыгы – Эчке эшләр идарәсенең мәһабәт бинасы каплап тора. Милиция идарәсен узгач кына, Ризаэддин Фәхретдин исемендәге мәчетнең кояшта күзнең явын алып, балкып торган гөмбәзләрен һәм җиденче кат күккә омтылган зифа манараларын күреп соклана аласың. Шәһәрнең һәр ноктасыннан күренеп торган урынында озакламый гараж комплексы сафка басачак һәм тиздән, бу шәһәрнең иң отышлы урынын биләп, чиркәү балкып торачак.

      Татарстанның көньяк-көнчыгышын мин биш ел җентекләп карап, өйрәнеп йөрдем. Һәр күренешнең каян, ничек барлыкка килүенең, нигә андый булуының серен ачарга омтылдым, аңларга тырыштым. Чекерәеп күзгә ташланып торганы: республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге күп, бик күп биргән, аз, чиктән тыш аз алган. Төбәк күп эшләгән, шактый имгәнгән, арыган, реаль йөзен югалткан, урыслашкан. Аңа үз мәнфәгате белән шөгыльләнергә, үз кирәгенә эшләргә, үзе өчен яшәргә ирек бирмәгәннәр. Кысканнар мескенне, талаганнар.

      Әлмәт төбәгенең кара алтынын суырып СКАЧАТЬ



<p>2</p>

ГУЛАГ – Главное управление лагерей и мест заключений при НКВД СССР (1934–1959), (СССРда ябылуда тоту урыннары белән идарә итә торган дәүләт оешмасы).