Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 32

СКАЧАТЬ Минем фәнни институтта эшләгән чак иде, Владленга Союзморниипроектка7 урнашырга ярдәм иттем.

      – Үзен белгәч, телефоны да бардыр бит синдә? Нигә юкка башымны катырасың?

      – Бар барын, ләкин искерде… Союзморны күптән яптылар. Ул, белүемчә, өч бүлмәле кетәген дә күптән ташлап киткән. Димәк, хәзер аның телефоны да башка булырга тиеш.

      – Әйттем бит, аның бу телефонын бирергә ярамый дип… Син минем бугазыма пычак терисең… – Бераз икеләнеп торганнан соң, Швед блокнотына лайнер хуҗасының телефонын язды да, ертып алып, Габдрахманга сузды. – Белсә, җанымны алачак… Син Мәскәүгә кайтырга җыенмыйсыңмы? Әйдә, мин берүзем, сөйләшеп кайтырбыз.

      – Рәхмәт, әлегә юк. Гаилә килгәнче, азрак кыймылдап калырга кирәк…

      Бүген җомга көн. Шимбәдә дачага кызы Кәримә киләчәк. Соңгы атнада җирнең ашламасын аяусыз суырып торган каеннарны кисү турында каты бәхәс бара иде. Килү белән, Кәримә каеннарын барлап чыгачак. Шушы көннәрдә Мәрьямне дә хастаханәдән чыгарырлар, шәт?.. Ул килсә, иртәнге сәгать унбергә кадәр кадак кагу, юнышу катгый тыелачак. Алар килгәч, җир казу да туктатылачак. «Йөрәге авыру кешегә авыр эш башкарырга ярамый…» – диеләчәк. «Күршеләрне көлдерү»дән куркып, тирес ташу да бетәчәк…

      Хезмәтне ак һәм кара эшкә бүлү гадәткә кергән. Томаналык түгелмени инде бу, йә? Ләззәт биргән эш һәр очракта ак һәм изге. Шунлыктан Габдрахман җир эшләрен хатыны юк чакта, ялгызы калганда башкарырга тырыша иде.

      Менә бүген дә ул бакчасына, сыер фермасы тиреслегеннән бер «уфалла» ашлама алып кайтып, казыйсы җиренә таратты… Аннан, көрәген үткенләп, эшкә кереште.

4

      Евгений Моисеевичны озаткач, Рахманкулов кабат түтәлен эшкәртергә тотынды, әмма, ни хикмәт, эшенең бөтен тәме югалып өлгергән иде инде. Күршесенең диңгезгә чыгарга әзерләнүе аны тәмам әсәрләндереп, алгысытып ташлады. Аяк-куллары – җир казуда, ә күңеле белән ул күптән Одесса ярлары буенда, диңгездә, ерак яшьлек елларында йөри иде инде…

      Өмет. Шул өметнең яшерен бер эчке мәгънәсе, тынгысызлыгы. Менә нәрсә иде аның күңелендә. Әле бүген иртән, түтәлне казый башлаганда, җир казу яшәешкә мәгънә, тәм биреп тора иде. Дин Адәмне: «Балчыктан яратылган», – дип аңлата. Шулай булмаганда, җир сине шушындый тылсымлы көч белән чокынырга тартыр идеме икән?.. Мәңгелеккә омтылу – шул ук кара туфракка ашкыну түгелме? Бу тартылу җир-туфракның куенына кереп тынычлану белән генә тәмамланмыймыни? Томанлы зәңгәр чиксезлектә дә тынгы юк бит. Диңгездә дә шул ук кара туфракка басып йөрүне сагынып җирсү… Ә алай булгач, диңгез-океаннар киңлегенә омтылу кайдан килә? Диңгез чакыруы җир тартуыннан да көчлерәк микән әллә? Моны аңлавы чиктән тыш читен. Габдрахман көрәген баскыч астына илтеп яшерде дә каен төбендәге утыргычка аркасын терәде…

      Лебедев диген… Лебедев Габдрахманга, чынлап та, бик яхшы таныш, хәтта, кем әйтмешли, кирәгеннән артык дәрәҗәдә таныш иде. Әлеге фамилия аңа әле үзе дә чын-чынлап төшенеп җитмәгән ымсындыргыч СКАЧАТЬ



<p>7</p>

Союзморниипроект – диңгез флотының үзәк фәнни институты.