Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 18

СКАЧАТЬ килен исә, дога укып суйган малныкы дип, әнкәсе алган иттән пешергән аш-ботканы кабып та карамады. Талашмадылар-нитмәделәр, һәрберсе үз дөреслеген, үз тормышының авырлыгын, сайлаган иманының хаклыгын уйлап яши бирде.

      Мәчеткә йөреп, догасын-йоласын ныклап өйрәнгән Алтынхода абыстай ук булып китсә, таңны чукынып башлаган Лилия янәшә чиркәүдәге бер службаны калдырмады. Кайберәүләр кяфер килен белән яшәгән Алтынходаны килештерми генә ашка дәшсә, икенчеләр кызгана, вак-төяк мәҗлестән дә калдырмаска тырыша иде.

      Алтынходаның гомере инде санаулы гына булган икән, ата-ана туфрагында җан бирим дип белеп ашкынган, бахыр. Улы йорттан чыгып китеп өч-дүрт ел узуга ук, үлем әҗәле белән түшәккә егылды ул. Авырганда, килене начар дип яманатына төшә алмады, ризыгы пешкән, киеме юылган иде. Бәлки, бисмилла кушып пешерелгән аш, йомшартылган урын булса, тереләсен дә өметле тойган каенана яңадан сәламәтлеккә мантымады. Тәреле киленнең ризыгы һаман да тамагыннан үтми иде шул бичаракайның. Карчыкның көн дә үз исәнлегенә икона янында яндырылган шәмнәрдән күңеле болганды, күзенә ачы яшь килде, тик, караган килененең хәтерен саклап, берни дә әйталмады.

      Алтынхода якты дөнья белән үләннәр кояшка ымсынган матур бер көндә хушлашты. Лилия олы баласын тиз генә чиркәүгә, попка отпеваниегә йөгертте, эшләр беткәч, уртанчысы туганнарына хәбәр салды. Мулла-мунтагай нәселеннән чыккан Алтынходаның яшьтәш кардәшләре барысы да мәчет тирәсендәге кешеләр иде. Кирәк-яракларын әзерләп, тиз генә җыелыштылар. Килен аларны түр бүлмәдә тәреле табутта яткан каенанасын күрсәтергә алып чыкты:

      – Гаепләмәссез дип уйлыйм, христианнарча дәфенләү мамканың соңгы васыяте иде, берничек тә каршы килә алмадым. Башка балалары кайтмыйча күммәбез дип торам. Әле алда тагын өч тәүлек бар. Булатнур, шулайдыр бит?!

      Кайчандыр үзе салган өйдә урын таба алмагандай, туганнар арасына сыенган, бөрешеп, кечкенәеп калган Булатнур түзмәде, бугазыннан чыккан куркыныч тавыш белән кычкырып җибәрде:

      – Нишләвең бу, Лилия?! Мөселман карчыгын, табутка тыгып, муенына тәре тагып?! Иманың кайда? Әйтелгәнме, әйтелмәгәнме әле ул васыять?!

      – Мамка мәрхүм исән булса, ашыкма, чәбәләнмә әле, Булатнур, дияр иде. Васыятен миңа әйтеп калдыргач, берни эшләр хәлем юк. Син үзең теләгәнчә яшисең, мин дә күңелем кушканча көн итәм, мамканы менә чат үзе теләгәнчә күмәм.

      Булатнур ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Үзе дә, табут эченә кереп ятудан курыккан шикелле, урамга чыгып йөгерде. Ул инде марҗасы белән яңадан салынган йортында яши иде. Килеп керешкә Валясының муенындагы тәресен өзеп төшерде. Аннан, бу эш кенә ярсуын басмагандай:

      – Ычкын моннан! – дип җикерде. – Шифоньердагы бөтен киемнәрне бүлмә уртасына бушатты да Валяныкыларны махсус ачып куйган ишектән коридорга ыргыта ук башлады.

      Балаларын аякка бастырышкан, үзен дә, рәнҗетсә дә кире какмаган, улы санаган, килеп хәлен белешкәләгән әнкәсен табуттан түгел, тау-таш астыннан казып чыгарырга әзер булса да, «васыять» СКАЧАТЬ