Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 13

СКАЧАТЬ Анысы да бер киребеткән нәмәрсә ие шунда! Йодрык кадәр борыны бар, һаман да шуны, нурмальный, дигән була. Җитмәсә, үз борыны да тукмак кебек сеңлесенә кадәр, тимә безнең апаның борынына, матур борын ул, дип ыскыта. Йөри хәзер менә ялгыз танавы белән җир сөреп. Апаң, ичмасам, шуннан да гыйбрәт алмый бит. Әнә Гыйльменур дигәне шулай кыланып караган иде дә, аңлаган, мин бер дә чепи күзле түгел дип гел карышуын да оныткан, өйләнмәсемне белгәч, чепи күзле партритын кәгазьгә төшереп, пучты аша җибәргән, синең белән килешәм, диюедер инде. Ну, өйләнәммени инде мин аңа карап кына хәзер?! Апаңа әйт…

      Мәзлума калганын тыңлап тормады. Аны күрмәүләрен аңлады да үзләренә – түргә, кунакка шифоньер артына урын җәеп, йокларга ятты. Бераздан, Хәкимне аш бүлмәсендә калдырып, Нурзидә дә залга узды.

      Төн урталары дигәндә аяк очларында кемнеңдер мышкылдавыннан уянып киткән Мәзлума ай яктысында Хәкимнең шәүләсен танып алды. Кыз ябынган юрган почмагын тешләп, ул сулкылдый икән. Хәким дә Мәзлуманың уяу икәнен чамалаган иде, шунда ук, сөйләнә-сөйләнә, назга сусаган сабый бала шикелле, кочагына капланды. Аннан, тынычлангач:

      – Мәзлумам, бәгърем, ир кеше бит мин, кимсетмә инде, төртелде, диген, ату менә төне буе нервыландым, аякларым да йөрми башлады, күз кабагым да тарта, тамак төбем әчетә, тел кабарган… – дип саный башлады.

      Соңгы дәрәҗәдә мескенлеккә төшкән ирне кызганудан Мәзлума күзләренә яшь килде, күңеле йомшап, егетнең маңгай кутырларын сыпыргандай итте:

      – Төртелде, Хәким, төртелде.

      Ул да шуны гына көткән диярсең… Оеганнарын да онытып сикереп торуы булды, соң, башта ук шулай әйтсәң, ни була, дип әйтеп бетергәнче үк, аяклары тотмыйча, идәнгә гөрселдәде. Инде яткан җиреннән тартышкан аякларын уа-уа кабатларга тотынды:

      – Төртелде шул, төртелде!!!

      Ирнең гайрәтләнүе Мәзлуманың күңелен кайтарды, аны яңадан котырту теләген кабызды:

      – Төртелмәде дә, танымадым да! Пошёл ты!

      – Өйләнешкәнче үк әшәке сүз әйтәсең, аннары битемә төкерәсең бит син… Наҗия кебек… – Хәким тагын сулкылдый башлаган иде, туктады. – Ну, төртелде дисәң, нәрсә була соң, хатын-кыз гына бит син!

      Кыз дәшмәде. Хәким, төртелде, төртелде, дип кат-кат әйтә торгач, онытылып йокыга ук китте.

      Мәзлуманың гына күзеннән йокысы тәмам качты. Яңа танышын ничек өеннән озатырга җай табыйм дип баш ватты ул. Таң аткач, әйберләр алу сылтавы белән, базарга ияртте. Киенделәр, ясандылар, култыклашып алдылар… Ярыйсы гына пар да икәнбез, диештеләр.

      Хәким озын юлның буеннан-буена аның менә дигән хуҗабикәлеге, матурлыгы, чисталыгы, ягымлылыгы турында сөйләде. Ара-тирә, туктап алып, кичә борчылганлыгы аркасында тартышкан аякларына массаж ясатты. Восход урамы буйлап базарга якынлашып килгәндә, тагын тукталды. Кызның иңнәреннән кысып, үзенә таба каратып куйды, иреннәрен иреннәренә якынлаштырды…

      Мәзлуманың менә-менә… үбә-үбә… дип тибә башлаган йөрәге шулчак урталайга ярылгандай булды:

      – Туктале, башта әйт, төртелде, диген!

      Кыз, СКАЧАТЬ