Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 16

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      – Мир үгезе түгел бит ул, мамка, ычкындырып-ычкындырып алырга! Бишектә сабые ята. Олысы быел укырга ук керәсе. Әнкәсе – намаз карчыгы. Уйнаклар яшьтәмени?!

      Алтынхода ни дип әйтергә, ничек юатырга белмәде. Аның яшьлегендә казах даласында ирнең чит юрталарны әйләнеп-әйләнеп кайтуы табигый бер хәл иде ләбаса! Дөрес, бу турыда беркем сөйләнми, кайчак беркем белми дә, белсә, һичшиксез, чит ирне кочакка алган хатынның яшәрлеген калдырмаслар, күзләрен үк чокып бетерерләр. Андый хәл үзеннән-үзе йомыла, бүләкләр белән сыпырыла, алтыннар яктысында тоныкландырыла иде шул…

      Өерен кумас эт булмас, диюләре шулдыр инде. Атасының гыйшык уеннарын күреп-аңлап, шуның өчен күңеле бизеп үскәч, Булатнуры гел башка булыр кебек иде югыйсә… Алай язмаган икән. Анда-санда булса да улы хакында кыек-мыек сүзләр Алтынходага гел ишетелгәләп торды. Гайбәтләрне берни аңламагандай үткәреп җибәрергә тырыштылар. Каенана кайчак малаеның чыгымлавын киленнең яшьлеге, гаилә тормышына тәҗрибәсезлеге белән дә бәйләде. Алар Лилияне унҗидедә, җиләк кебек чагында җәен үз якларына кунакка кайткач, бер күреп кайт әле, дигән кебек кенә ияртеп алып килгәннәр иде. Дөрес, озатып ишектән чыккан әнкәсе, үзе карар тагын, артык кашык булмаса, кайтсын дип әйтмим, ошап китсә, калу ягын сайласа яхшырак, дип пышылдады, ялгыз яшисем түгел, артыннан сеңел-энеләре үсеп килә.

      Әтисезлектә, тамакка туймыйчарак үскән Лилия кайту турында уйламады да. Аның шәһәрдә торып караганы юк, аңа әллә ни ымсынмый иде, шуңа күрә көтүлек йөргән җәйләүне дә, салкыннар уздырган кышлакны да ошатты. Таң туса, табынга йомшак икмәк, сыр, кымыз куела иде. Кич җитсә, тамак туйганчы итле локман ашадылар. Кунак кызы булып кына килгән иде, яшь килен булып яшәп калды…

      Көннәр начарга, тормышлар кирегә киткәч, үзенең дә, килененең дә ата-бабаларының кабере калган якларга күченеп кайтуга, Булатнурның да гадәтләре ерак казах далаларында калыр шикелле иде. Калмаган икән, калмаган… Бәйдән ычкындырган кебек булды ул Кукмара таулары арасында…

      Лилия керәшен кызы булса да, Алтынходага кадерле, якын иде. Эшкә булган, авыз тутырып татарча да, казахча да сөйләшә, урысчасын да яхшы гына сукалый. Мөселман динен дә кабул итеп алгач, ул аны тагын да ныграк яратты. Лилиядә холык та, гадәтләр дә үзгәрде, тик менә, әни, әнкәй, дип әйтәсе урынга, һаман да, өйрәнгәненчә, мамка, ди иде әле.

      Килен китсә, Алтынходаның эшләре җиңелдән буласы түгел иде. Яңа салып кергән болын хәтле өй, абзар тулы мал, эте-мәчесе дигәндәй, аларның барысы да Лилия тәрбиясендә. Малайдан битәр килен жәл, килен якын иде аңа, алай да сер бирәсе, кемнең тарафдары икәнлеген сиздерәсе килмәде.

      – Кызым, эт юлын кумаган көчек булмас. Менә әтисе дә… – дип башлаган иде, Лилия көтмәгәнчә кырт, тупас итеп сүзен бүлде:

      – Әтисе дип… Әтисенә чыкмаган лабаса мин. Ул әнә казах булган, ә сез – татар. Башка тубал өеп кенә, үзегез дә казахка әйләнеп бетмәгән ләбаса! Бер дә ул якта калмадыгыз әле. Мине дә ияртеп, үз нигезегезгә кайтып СКАЧАТЬ