Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 14

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Моратхаҗи хәзрәт гомер бакый кешеләргә игелектән башканы эшләмәде: йортларына каза килсә, мәчеткә җыелган сәдакадан өлеш чыгарды, балалары туса, акчасыз гыйбай дип тормады, барып исемен дә кушты, сөннәтенә дә утыртты. Бирсәләр алды, бирмәсәләр дә исе китмәде, Алла ни кушса, шул була, дип, шөкрана кылып яшәде.

      Чыннан да, язмышның ни әзерләп көткәнен алдан белмисең икән, сәвит килде дип тормый, яхшы гына йорт җиткереп кергән Моратхаҗи хәзрәт тә кулаклар исемлегенә эләкте, һаман да дин кайгыртып йөргәнен өнәмәүчеләр тиз арада указын да тартып алдырттылар. Эченнән көенсә көенгәндер, иллә мәгәр хәзрәт ни үпкәсен, ни ачуын йөзенә чыгармады, диненнән дә, гореф-гадәтләрдән дә ваз кичмәде: ике куллап, әссәламегаләйкемләп күреште, кирәк кешесенә никахын да укыды, исемен дә кушты, сораганын догадан да калдырмады.

      Кара исемлеккә кертелгәнче үк, Моратхаҗи улларының барысын да мәҗлескә дәште, беришесе өйләнеп башка чыккан иде инде, янында – төпчеге Нурфаяз да яңа гына гаилә корып җибәргән Килморза. Бишле лампа яктысында төн ката корылган сүз гел сәвит турында, алдагы көннәргә план тирәсендә барды. Моратхаҗи бу дөньяның кайсы юлдан тәгәрәгәнлеген аңлады, инде балаларыннан сүз көтсә, аларны ишетергә теләсә, алар исә ни эшләргә дә белми аптырашкан, киңәшне атаның үзеннән сорамакчы булып җыелышкан иде. Ахырда шундый фикергә килделәр: ата аркасында барысының да сөргенгә озатылуыннан мәгънә юк, иң яхшысы, аның байлыгыннан да, исеменнән дә баш тарталар да кара халык рәтендә яши бирәләр. «Җитмешкә җитеп килгән чагымда ерак урманнарга эшкә сөрмәсләр, байлыгымны таласалар, йортымны алсалар, авыл буйлап йөрермен-йөрермен дә куыш тапмаганлыктан кебек кенә берегезгә килеп сыенырмын, дөнья малы – дуңгыз каны, дигәннәр, гомерегез бетмәсә табылыр, беркем дә ата малы белән генә көн итми», – дип тәмамлады сүзен Моратхаҗи.

      Ата кеше хаклы булып чыкты. Кара исемлеккә керүенә – ай, Килморзаның аерылып чыгуына атна дигәндә, арбалы атлар җиккән берничә активист авылның иң күрекле йорты янына килеп туктады. Бер тәртипсезе шунда ук койма ватарга килеп тотынган иде, хәрби кеше тиз генә кулыннан килеп тотты. Бер дигән йортны җимергәч, үзегез кайда утырмакчы буласыз, әйберләрен арбага төяп, башта ындыр табагына илтеп куярбыз, ә сез тиз генә кәнсәләрнең язу-сызу кирәк-яракларын монда ташый башлагыз, диде.

      Моратхаҗи әйбер даулап килүчеләргә йөзен дә чытмады, авыр сүз дә әйтмәде, миһербанлыклары килмәсме дип ачылып та китмәде. Әйберләренең кадерсезләнүеннән курыккандай, арбага үзе үк тәртипләп өеп торды, тегене саксызрак тотсалар да, монысын төшереп җибәрсәләр дә, тиз генә ярдәмгә ашыкты. Ярлылар моны хәзрәтнең сәвиткә ялагайлануы дип уйлаганын ул сизде, әмма башкача булдыра алмады: бик көч куеп табылган маллар иде шул, инде рәтле генә куллансалар, әрәм-шәрәм китереп бетермәсәләр ярый.

      Бар булганы арбага өелеп беткәч, авыл башы Әшрәфи кадаклардагы кием-салымга барып тотынган иде, күрше Сәлимгәрәй карт читтән күзәтеп торган икән, йортка килеп керде СКАЧАТЬ