Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 19

СКАЧАТЬ үтәр, Алла боерса, үтәр… – диде. – Син менә… чирләп киттеңмени соң?

      – Чирләп дип, вакыттыр инде, Фәсхинур. Яшь тә бар. Бергә көн иткән дус-ишләрдән дә син генә торып калдың. Ике малайны җирләгән… Сөйләшеп утырырга кыз туганың да калмасын. Вакыттыр инде… Ныклап авырткан җир дә юк югын, җегәр китте. Төштә дә гел әти белән әнине генә күрәм. Үзләренә чакыралар. Монда яшәүләре бик җиңел, әйбер бәясе артмый, ризыкның чуты юк, кышкы кием кирәк түгел, диләр. Хәзер аның төше дә төшмени. Дөньясы кебек буталчык. Әллә үлгән, әллә исән чаклары. Үземнең өй дә кебек, түгел дә… Китәргәдер, ахрысы, китәргәдер.

      – Алай димәле, күрше. Төш инде ул кемнең дә шундыйрак. Яшь чакта күргән төшләр минем көн дә бер төслерәк иде. Әле Каф тавы артында буласың, әле җиде диңгез артында, әле абзар артына тирес чыгарасың дигәндәй. Аңа карап, иртәгә илдән китәм мәллә дип баш ватып утырмыйсың, әмма ләкин тирес чыгаруың да, көтү кууың да дөрескә килә.

      Ямьбикә абыстай бу сүзләргә күңеле килеп елмайды. Күзен кысыбрак карап торды да үзе дә сүзне шаянлыкка борды:

      – Иртәнчәк кодагый кереп утырганые. Һәркемгә үз хәле хәл. Сиксәнгә җиттем, авырган чак та, авырткан җир дә булмады, әллә врачка барып карарга микән, ди. Мин дә аптырап тормадым, акчаңны әрәм итеп, аларга барып йөрисе дә юк, хәзерге врачлар нәрсә беләләр соң, дидем, барыбер авырган җиреңне тапмаслар.

      – Шулай, авырсаң – картлыкныкы, авырмасаң – шатлыкныкы. Яныңда чөкердәшеп чәй эчкән бабаң булмаса, рицип тә язып тормыйлар, әбкәй, йөрәгең бик нык әле, кияүгә чык, сызлаган җирләрең фәрештә канаты белән сыпырып алгандай булыр, диләр.

      – Әйе-әйе, алар сүзне таба инде. Безнең шай аптырап тормый.

      Ямьбикә нәрсәдер сөйләргә керешкән кебек иде дә, алай булып чыкмады. Югыйсә Шәяхмәте, сиңа күршенең сүзе бар, дигәч кенә кереп чыгарга уйлаган иде Фәсхинур. Әле яңарак кына җир җимертеп эшләп йөргән карчыкның болай кинәт урынга калуына күңеле ышанмады, вакытлы чирдер, үтәр, дип уйлады. Яше дә бар барын, әмма тәкәнекеләр озак яши, буыны нык нәсел.

      – Менә минем дә хәл шундыйрак инде. Авырган җир дә юк, яшәрлек теләк тә калмаган, – дип дәвам итте сүзен абыстай. Аннан кискен генә әйтеп куйды: – Китәм мин.

      – Сүзеңне телеңнән җил алсын! Дин-намаз карчыгына килешмәгәнне сөйләп утырасың. Кемнең кайчан китәсен бер Алла гына белә!

      – Китәм дип… Мин бит иртәгә Тимертауга китәм!

      Фәсхинур ни дип әйтергә дә белмәде. Сиксәннең теге ягына үткәнче күрше авылдан башканы күрмәгән карчыкның болай батыраюы аны аптырашта калдырды, әмма гаҗәпләнгәнен тышка чыгармады:

      – Кем белән?

      – Кем белән булсын? Кодагый белән инде. Әйберләр авыр. Күтәрешүчесез булмас.

      Кеше ышанмастайны дөрес булса да сөйләмә, диләрме?.. Фәсхинур черәшеп беткән ике кортканың, төенчек-чемодан күтәреп, олы юлга чыгып басканнарын күз алдына китерде дә хәсрәтле көрсенеп куйды. Ямьбикә карчыкка килен йортында кыенлыгын белә иде ул. Алты баланы аякка бастырып биргәннән СКАЧАТЬ