Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 22

СКАЧАТЬ дә онытыла, яңа дуслар да табыла, күз төшкән кызга каешны җиңелчә генә «төшереп», мәхәббәт аңлатучылар да юк түгел.

      Рәйсә белән Илдарның мәхәббәте әнә шул каешның болонья куртканы чыжылдатып узуыннан башланган иде дә. Моңа кадәр күрше булып, терәлеп яшәсәләр дә, чутыр кебек кара, ут борчасыдай җитез, телгә дә шактый усал кызга, үзе эндәшмәгәндә, сәлам дә бирмәгән егет, каешның икесе ике башыннан эләктергәч, бер мизгелгә генә күзләренә карады. Кыз да туп-туры аңа төбәлгән иде. Кем белән кемнең карашы кисешми ди инде. Тик бу юлы егет белән кыз, бер-бер гаеп эштә тотылган кебек, нигәдер югалып калдылар…

      Әлеге югалу Нократ урманнарының нарат чытырманлыкларында адашу, унике дилбегә биеклегендәге күлләрендә бату белән бер иде. Каешны эләктергән килеш, бер-берсенә бирмичә, күзләрен күздән дә алмыйча, алар клубтан чыгып ук киттеләр.

      Уенны солдаттан яңа гына кайткан берәүнең каешы белән дәвам итмәкчеләр иде дә, ялтыраган перәшкәсеннән куркып калган кызлар башкасына күчәргә булдылар.

      Дөресен генә әйткәндә, егет үзе берни белмәсә дә, Рәйсәнең өметендә бу төрле карашу юк түгел, «Илдар» сүзе аның артыннан чабачак дип уйланылган егетләр исемлегенең иң башына эре хәрефләр белән язып куелган иде. Бу уен әнә шул исемлекнең тәүге битен ачарга бик кулай форсат булды.

      Илдар уңганлык, мал җанлылык белән тарткан иде аның күңелен. Авылда йорт-җир салып чыгарлык, байлыгын арттырырлык бер дигән егет дип уйлады ул. Каешны баш-башыннан ычкындырмыйча гына өйләренә төшкәндә, Рәйсә ни уйлаганын турыдан ярып әйтте дә бирде.

      Илдарларда бу җомга каз өмәсе булып, клубка чыгар алдыннан кипкән куыкларны кабартып, тикшереп утырган иде. Каешны кирәге калмаган санап, кычыткан баскан читән кырына ыргытты да мич башында кибәргә тезелешкән куыкларның кызык табып кына эләктереп киткән берсен, зур бер бүләк биргән шикелле, кызның кесәсенә китереп тыкты.

      – Нәрсә ул? – дип сорады берни аңышмаган Рәйсә.

      – Без кичә каз суйганыек… Ну, ни… Син генә менә йолкырга килмәдең. Әни бөтен бүтәкәсен, канат-тәпиен пешереп бетергән. Каз өмәсендә туйганчы ашыйк әле, ди. Менә син килсәң, рәхәтләнеп, бергәләп кимергән булырыек… Куык кабартып утырсак, кич белән вечерга чыкмасак та буладырые…

      – Ие шул. Киләсе елга чакырырга онытма, яме.

      – Син килен булып төшкәч, кемне телисең, шуны үзең чакырасың инде!

      Бу сүзнең чынга ашмаслыгын икесе дә белсәләр дә, ышанганга, өметләнгәнгә салындылар. Һәрберсенә рәхәт, җаннарына, тәннәренә җылы булып китте. Көз салкынында катып калган болоньясын да ычкындырып җибәргәч, Илдар, Рәйсәнең күкрәкләренә башын куеп:

      – Син миңа чыгарга риза инде алайса? – дип сорады.

      – Ы-ы-ы…

      Сигезенчедә генә укыса да, Рәйсә алай ук сабый күренми. Хәер, мәктәпкә күрше авылга барасы килмәгән, тугызынчыга йөрергә теләмәгән кызлар кияүгә генә чыгалар ич, дип уйлады ул чын ихластан. «Икеле»гә СКАЧАТЬ