Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 17

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Ире үлеп, ялгызы калгач, Алтынхода тәмам ныклы карарга килде. Аталарының кырыгына җыелган балаларыннан туп-туры, кайсыгыз минем белән туган якка кайтып китә, дип сорады. Алар аптырашып бер-берсенә караштылар. Барысының туган йорт дип күзаллаганы шушы киез юрта утырган дала иде. Дөрес, аларның кайдадыр ерактагы татар туганнарына кайтканы, кышларын, шәһәрдә укыганда, хатлар алышкалаганы да бар барын… Булатнур абыйларының, мин, дип әйтмәсен күрде, төпчек бала булгач, үзен тиешле дип санап, теш арасыннан гына: «Анам, Лилия белән без кайтырбыз инде», – дип сыгып чыгарды. Бар нәрсә юк бәягә сатылды, көтүләр таратылды, шактые иткә китте… Моны күрү Алтынходаның йөрәгенә җиңел түгел иде. Ачлык елларында шушы дала җирендә икмәк тапкан яшь кыз инде әнкә, әбкә булгач, шул яшьлегенә дә, аны кочагына сыендырган Батырбайга да хыянәт итә сыман тоелды. Шул хискә ныклап бирелмәс өчен, яшен эчкәрәк, тирәнгәрәк йотты.

      Бергәләп мазарстанга барып килгәч, һәр баласына хәер-фатихасын биргәч, әманәтен тапшыргач, улы-килене эшләрендә исәп-хисапларны өзгәч, җыендылар да кайтып та киттеләр. Сумкаларында иң кирәк-ярак әйберләрдән, документлардан, акчадан кала һичнәрсә юк иде. Кайтып төшкәч аңлады Алтынхода: бу җирдә һаман да шул җитмәүчелек, юклык икән. Үзгәртеп кору еллары дип аталган заманның иң авыр бер вакыты иде шул әле. Алай да Булатнур да, Лилия дә, кире китик, дип кыбырсымадылар, гомер бакый шушында яшәгән кебек, эшкә, йортка берегеп киттеләр, ерак дала гадәтенчә, бала арты бала алып кайттылар.

      Дүрт бала анасы булса да, яшьли гаилә корган Лилия һаман да чибәр, матур, кызларга бирешмәслек иде, тик Булатнурның гына күзе аның янәшәсендә тонык, төссез марҗа кызларына төшәргә гадәтләнде. Башта Лилия аның гадәтләреннән хәбәрсез идеме, өйдә тавыш-мазар купмады, берни булмагандай елмаешып, өстәл артларында көлә-көлә гәпләшеп көн иттеләр.

      Соңгы вакытта Булатнур әллә нишләде. Сүзләр ишетелгәләсә дә, вакытында кайткан, күз алдындагы гамәлләре белән күңелдә шик уятмыйча яшәгән ир торып-торып юкка чыга башлады. Төшке ашка дип табын тирәли тезелгән балалар әтиләрен көтеп җәфалана, инде кичкесенә җыеласың, «мин утырып тормамдыр, әллә нишләп ашыйсы килми, малларга ризык эзләп кайтыйм, булмаса» кебегрәк сылтаулар табып, көнаралаш юкка чыга.

      Яман хәбәрне Лилиянең өлкән улы Корычбәк алып кайтты. Тау башында сугышлы уйнаганнар икән дә ниндидер шалашка тап булганнар. Эченә кереп карасалар, яхшылап җәелгән киезләр өстендә уйламаганда-нитмәгәндә юкка чыккан колак мендәрләре белән әтиләренең җәен башыннан төшмәгән яшел фуражкасы аунап ята, имеш. Түрнең бер почмагында да, шалаш чыбыкларына эленгән иңсәләрдә дә хатын-кыз киемнәре, ди… Корычбәк уеннан кайтып кергәндә, ярый әле өйдә Алтынхода гына иде, ул аңа эшне үзенчә аңлатып маташты, сөйләп, әнисен борчымаска кушты, аныкын беләсең, юктан да хафалана, дигән булды.

      Яңалыкның йөрәккә сукканын анасына Булатнур үзе җиткерде. Көннәрнең бер көнендә, төшке ашка утыргач:

      – Әнәй, СКАЧАТЬ