Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 21

СКАЧАТЬ да хуҗалык алып бару каенана өстендә иде әле. Ул моңа зарланмады, кулында көч барда, балалар, әби, дип торганда, нигә әле ярдәм итмәскә?! Килен дә хәзер гел уңайдан тора, хәер, ул аннан башка ике кулсыз икәнлеген аңлый, кеше арасында сүзе йөрмәсен чамалый иде.

      Авыл җирендә шулай бит ул: тол калдыңмы, сине адәм затына санаучы да юк, мәҗлестә урының – ишек катында, бакча сукалаучыга барсаң, фамилияң – исемлекнең соңгы рәтендә, клубка керсәң, ир эзлисең, кермәсәң, яшертен генә йөрисең. Ә болай, каенана янәшәсендә, гайбәтнең дөрескә якыны да ябышмый. Авылда чирләмәгән кеше юк, район больницасына бару кыен, су аша чыгасы, машинасы да гел йөреп тормый. Кулы дәва булган каенананың дәрәҗәсе киленгә дә йокмый калмый. Ямьбикә карчык утырган түр башына аның аш-су бүлмәсе аркылы узарга, үзенә күрә рөхсәтен алырга кирәк.

      Инде менә Ямьбикәдәй изге карчыкның да йортта кирәге калмады. Ул ничек тә Казахстан якларына китеп, төпчек кызына сыенырга уйлады. Кияве начар түгел, елын-елга чакырып хатлар яза, үлгәнче улының кабере янында догасын да укып каласы килә иде, алдан хәбәр итеп борчымаска булды.

      Фәсхинур Ямьбикәне хупларлык йә гамәлләрен кире кагарлык сүзләр тапмады. Мондый чакта юаткычлары артык кебек иде. Күршесенең ныклап уйлаганлыгын аңлаганга, район үзәгенә кадәр малай озатып куяр, поездга утыртып җибәрер, дип, ярдәм кулы сузарга булды.

      Маһруйбану карчыкның да хәлләре шәптән түгел иде. Соңгы елда саулыгы бик тә какшады. Кызының каенанасына начарлыгы өчен авыл халкы кырын күз белән карый күк төсле тоелганга, яшәвенең тәме китте, электән дә чирле йөрәге юк кына нәрсәдән тибүдән туктарга тора кебек тоелды аңа. Кодагыен Тимертауда яхшы каршы алсалар, үзенең дә бергә яшәп каласына өмете зурдан иде дә, чынга ашарга язмаган икән. Сөт машинасы кабинасына карчыкны тегеләй дә, болай да төрткәләп карадылар, гәүдәсе какча булгач, бик җиңел йөри кебек тоелган гына икән, артроз ашаган аякларын берничек күтәртмәгә куя алмаганлыгын күргәч, кул гына селтәделәр. Әле бит поездларга утырасы, тәбәнәк платформаларга ярдәмчесез төшәсе, автобус йөрмәгән дала юлы буйлап мотоцикл арбасында кайтасы…

      Алай да Маһруйбану, Ямьбикә дустын алып киткән машина артыннан кайчан да бер куып җитәренә ышангандай, ерак басу юлы буйлап үзенчә ашыга-ашыга барды. Хәлдән таеп туктаганда, машина сурәте әллә кайчан югалган офыкка кояш батып килә иде инде. Менә бервакыт тузан туздырып китеп барган сөт машинасының тагын шул юлдан кайтканы күренде. Маһруй карчыкны ерактан ук шәйләп алган Самат аның янына килеп туктады, инде бу юлы кулларына күтәреп, кабинага алды һәм өенә алып кайтты.

      Маһруйбануның атларлык хәле дә калмаган иде, Самат баскыч өстенә эш кәчтүмен җәйде дә өенә керәсе килмәгән карчыкны шуның өстенә утыртып китте. Капка төбенә җитәрәк, кара аны, озак торма, кичләр салкын хәзер, өзлегерсең, дип, бармак янагандай итенде.

      Маһруйбану кодагыен читкә тибәргән йортка үз аягы белән бервакытта да аяк басмасын белә иде. Ямьбикәгә хәерле юллар теләп, СКАЧАТЬ