Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 15

СКАЧАТЬ әтиләре уйлаганча, абыйларына урнашмады. Үзләреннән хәллерәк булса да, кара исемлеккә ни сәбәп беләндер керми калган хатыны ягына өмете зур иде, әтисе белән киңәшкән кичне үк, Гыйльменурны җитәкләп, Түбән урамга төшеп китте. Алар шул көннән аерым яши башладылар. Бабалары янәшәсендәге буш урынга ак мунча җиткергән иде – аларны нарат исе дә чыгып бетмәгән бурага кертте дә утыртты. Әйберләрен урнаштырышып, ишектән чыгып барганда елмайды:

      – Клубта, эчке дошман да эчке дошман, эзләргә, табарга кирәк, дип, көн саен җыелыш җыйганнар иде, балакайлар, дошман дигәннәре сез булган лабаса.

      Инде менә Килморза хәрби комиссариат бинасында хәрби дәрестә утыра. Бүген аның кәеф яхшы: әтисеннән дә, яшь бикәч Гыйльменурдан да уч төбе кадәр генә хат бар. Бер дә зарланып язмаганнар. Моратхаҗи картка, кулак булуына карамастан, зур эш тапшырганнар икән. Халыкны өйрәтергә осталыгың бар дип, солдат хезмәтендә булуын да истә тотып, хатын-кызга командир итеп куйганнар. Авылның бөтен куна тактасы белән уклавы җыеп алынган, ди. Атна буе окоп казытканнар да хәзер шулардан граната дигәннәрен атарга өйрәтәләр икән. Моратхаҗи, Гыйльменурга җиңелрәк килсен дип, гранатаның чынга охшаганын – кечерәген ясап биргән. Тышкы дошман белән көрәштә хатыны беренче урында, имеш, әллә никадәр «танкны» шартлатып өлгергән инде.

      Кара син аны, дип уйлады Килморза, аларның да башын һаман да шул гомерендә күзгә-башка күренмәгән дошман белән катыралар. Авылда тормышлары, яхшы булган өчен генә, әтисе кебекләрне шул исемлеккә керткәннәр иде, нинди дошман булсын инде ул?! Гомерендә чебен-черки дә үтермәгән кеше. Сугышта да мимечләрне, үлмәсәләр ярар иде, Хода каршында җавап бирәсе була дип кенә аткан ул. Инде шул намаз карты командир булып йөрсен, имеш.

      Кешенең әшәкесе булса була ул. Менә мондагы старшинаны гына кара син. Гел күзәтеп, солдатларны бер-берсенә котыртып тора. Әле наряд, әле башка бер җәза. Бер бүлмәдә яшибез, бергә ашыйбыз дип тормый, барысын начальствога җиткереп бара. Йөзендә – нур, күзендә иман яктысы юк. Моннан ни сәвиткә, ни башкасына файда килер димә. Менә кайда ул адәмнең актыгы!

      Шулай дип кенә үз уйларына бирелеп утырганда, политрукның аңа дәшкәнен аңлап сискәнеп китте:

      – Самирханов, бүген әллә кайда йөрисез, инде ай буе сезгә тышкы-эчке дошманнар турында сөйләдем. Шуны аңламыйча торып, сезне моннан кайтарасылары юк. Нәрсә дә булса колагыгызга шылдымы? Тышкысын без аның сугыш башлангач ук күрербез, эчке дошман кем ул, йә, әйт!

      Килморза, иптәш Ташбасаровның кисәгрәк бирелгән соравына үзе дә сизмәстән:

      – Старшина! – дип ярып салганын сизми дә калды.

2011

      Җиңелләрдән генә булсачы…

      Лилиянең чәч-башын тузгытып капкадан узуы булды, ишегалдында чирәм чемченеп йөргән каз бәбкәләрен куркытырлык кына түгел, күршеләрнең этләрен дә койма өстенә сикертерлек чәриләп җибәрде:

      – Барыбер үтерәм мин аларны, мамка!

      Мамка дигәне, башына СКАЧАТЬ