Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 12

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Егет хәтерендәге исемнәрне буташтырса да, күптәннән ирләрдән тәмле сүз ишетмәгән Мәзлуманың күңеле булды, кулы белән Хәкимнең маңгай кутырларын сыйпап, тынычландыргандай итте:

      – Юк ла-а-а… төртелмәде.

      Борчылмасын, тынычланып, чәен эчеп бетерсен, янәсе. Бер дә көтмәгәндә әлеге дә баягы кутырларны корт чактымыни: Хәким, эчәргә дип алган чәен кире куеп, урыныннан сикереп үк торды:

      – Төртелде бит!

      – Юк-юк! Төртелмәде…

      – Төртелде!

      – Борчылма инде, төртелмәде, дим ич…

      – Борчылмассың монда, төртелгәнен үз күзләрем белән күрим дә, шуны ниндидер пумала баш кире кагып утырсын!

      Мәзлума эшнең болайга китәсен һич көтмәгән иде, инде үзе дә тискәрелек белән:

      – Төртелмәде! – дип кырт кисте.

      – Төртелде!

      – Төртелмәде!

      – Төртелде! Син нәрсә, минем яз көне аерган хатын шикелле, үз кирелегеңне күрсәтәсең?! Анысы ыштаны чыгып торырлык тектергән күлмәген, кыска түгел, дип аңгырайтты. Төртелде!!!

      – Телисең икән, төртелде, дип әйтә алам, ну ләкин төртелмәде бит, – дип өстәде Мәзлума туйган бер кыяфәттә генә. – Әнә Нурзидәдән сора!

      – Төртелмәде бит, Хәким абый! – диде бу хәлләрне кәмит кенә санап караудан туктаган кыз. – Төртелмәде. Төртелсә нәрсә дә, төртелмәсә ни…

      – Син, кызый, тик кенә утыр! Әле өйләнешкәнче үк төртелмәде, дип тора бит ул, өйләнгәч, ашың тозлы, дигәндә, тозсыз, суганы аз, дигәндә, җитәрлек, дип тәкрарласа?! Әнә минем беренче хатын шикелле… Аннан аерылышасың инде! Аерылышканда, өйне үзенә алыр. Телевизорны бирмәс. Ул хатында да бер пар өр-яңа носки калган. Үзем Мәскәүдән алып кайткан идем, йөридер әле киеп, матурланып, үзе алган шикелле. Да-а-а, телевизорыңны бирергә дә ашыкмый алар, савыт-сабаңны да… Төртелде, дип кенә әйтәсе бит инде, кияүгә чыгасы килсә…

      Мәзлума яңа танышы өйләнергә килгәндер дип башына да китермәгән иде, күзе маңгаена менде.

      – Менә шулай ул, бәбәкләреңне киертәм әле мин синең! – Туташның аптырашта торуын үз файдасынарак кабул иткән Хәким шәбәеп үк китте. – Төртелде!!! Әйттем бетте: төр-тел-де!

      Әмма ул уйлаганча барып чыкмады. Егетнең кемлеген тагын да ныграк ачарга теләгәндәй, Мәзлума белән Нурзидә эшне кабат уенга күчерделәр һәм парлап көйләргә үк тотындылар:

      Төртелмәде, төртелмәде, төртелмәде…

      Хәким уенны аңларлык кеше түгел иде. Аларны басарга тырышып, үзенекен кабатлый башлады:

      – Төртелде, төртелде, төртелде, аңгыра марҗалар!

      Әле генә сүзнең иң шәпләрен, иң төчеләрен сайлап бусагадан узган Хәкимнең кызганыч бер хәлгә төшкәнен күреп торсалар да, кызлар мыскыллауга чынлап ук керешкәннәр, бердәнбер сүз белән генә канәгатьләнмичә, бәхәсне җырга ук күчергәннәр иде:

      Төртелмәде, төртелмәде, төртелмәде…

      Сукырайткан башыңдагы кутырларың.

      Инде СКАЧАТЬ