Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 10

СКАЧАТЬ Сара абыстайга, җиләк апа, алма апаларга әйләнсә, Тиңчура картның хезмәт итәргә яратылган Сафурасы Сапый-Сапураларны оныта башласа да, ни бикә, ни җиңги, ни чәчәк апа булып китмәде.

      Нәвадир байның кайсы хатынын ныграк яратканлыгын алай да тәгаен генә әйтү кыен иде. Көндезләрен күбрәк Сара бикәч тирәсендә чуалса, төннәрен, яшь килен килгәч, өйгә өстәлгән янкормадан чыкканы ешрак күренә иде, әмма дә ләкин шунысы хак: ирне сөендереп, ике хатын да берьюлы түгәрәкләнә башлады.

      Ходаның хикмәтедер инде, Сара бикә балага тулгакларга тотынып, алмага җибәрелгән Фәүзелкамәр карчык бай йортына аяк басканда, нишләргә белмичә, чүнник тирәсендә таптанып торган Нәвадирга Сафураның да тиздән бала табасына хәбәре килеп иреште. Анысына икенче кендек әбисен дәштеләр. Барысы да уң килеп, Сара бикә белән Сафура килен Гаетхуҗа байны оныклы иттеләр дә куйдылар. Нәвадирның, хатыннарымның кайсы ир бала тапса да, исемен Сәйдар куям, нигеземнең хуҗасы итәм, дигән сүзе бар иде. Беренче булган баланың кендек әбисенә дә бик күп бүләкләр вәгъдә ителеп, бу хакта халыкка да билгеле булганга, ул тәмам аптырашта калды.

      Затлы, асыл, аксөяк мәгънәләрен аңлаткан Сәйдар исеме Гаетхуҗа бай күңеленә дә хуш килде, ярар, дип, ул да алдан ук ризалыгын биреп куйган иде – бала тугач, исемен ничек сайларбыз дип беркем дә баш ватмады. Олы байның, башта көмәнгә узмый җәфалыйсың, аннан табуы куркыта, соңыннан кем кушарга белми тинтерисең, дип, хатынының башын игәүләгәне исендә иде, шуңа күрә чарасы алдан күрелгәнгә бик сөенде.

      Исем табылу да ул кадәр үк авырдан түгел икән… Ике кендекче әби дә, якты дөньяга баланы иң элек мин тартып чыгардым, дип торганда, әти кешенең хәлләре катлауланды. Беткән баш беткән, әйткән нәзерем тотар, әйдә соң, икесенең дә исеме Сәйдар булсын, дип, Нәвадир шунда ук ике әбигә дә бүләкләрне мулдан биреп ташлады, икесенә ике ат җиктереп, өйләренә үк озаттырды.

      Бер өйдә ике баланың бер үк исемдә булганы татарда күренгән хәлме?! Бай баласы булмаса, моңа азан әйтеп исем кушкан мәзин дә, икенче берәве дә ризалык бирер иде микән?.. Бәби туйларында күп булып, исем кушарга тәмам шомарып беткән карт мәзин, көлемсерәп, байга ни дә килешә, дигән булды. Ярый әле аннан ары артык сүз куертып тормады, әйтелгән исемнәрне ике баланың да колагына кычкырып, чәен эчеп, сәдакасын-бүләген култык астына кыстырып, эчтән генә бу хәлне көлкегә алып, хатынына да бер кызык итеп сөйләргә әзерләнеп, терек-терек кенә өйләренә элдертте.

      Исем кушканда да, балалар әниләренең күкрәген имеп, үзләренеке генә булган бүлмәләрдә бишекләргә ятканда да, булган һәм булачак хәлләрнең бар аянычлыгын беркем дә ахыргача башына китереп җиткермәгән икән. Дөрес, Диния Нәзарәтенә киткән җиреннән кайтып төшкән Сәхибулла мулла, балаларны мәчет метрикәсенә теркәгәндә, Нәвадирга тагын бер кат әйтеп карады: ай-һай, бай абзый, дөрес эшлисең микән инде, ата-баба гадәтендә күренмәгән бер эш бит…

      Мулланың:

      – Бездә үлгән баланың да исемен, язмышын кабатлар дип, икенчесенә кушмыйлар, һич югы, хәрефен үзгәртәләр, синдә инде, СКАЧАТЬ