Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 9

СКАЧАТЬ артка чигеп тә өлгергәнме?! Ирләре үз хуҗалыкларында эшкә тотынса да, зиратка бармыйча, капка төбендә генә мышкылдап калган хатын-кызларның Зиннәтуллалар өендә мәш килгәне, анысын юганы, монысын урнаштырганы, какканы-сөрткәне аның башына килмәде дә килмәде, әйтерсең ул беренче тапкыр иң кадерле кешесен югалткан да беренче тапкыр мәет күмгәнне күргән.

      Эскәмия тәпиендә мәш килгән кырмыскалары да, колак артында быжылдап торган кигәвеннәре дә парлы, менә мин генә ялгыз, мин генә бәхетсез, дип уйлады ул. Бәхетеңне сыер бер сөзсә, яңадан мантыйм дип уйлама икән… Әхмәтҗанга бөтен дөнья аның кайгысы белән генә яшәргә, барлык җан иясе язмышына аның кебек тирән кайгырырга тиеш тоелды.

      Мәет чыккан йорттагыларга чәй әзерләп йөргән Бибигөл түтәе, яңартылган коймакка дәшәргә дип, ишегеннән чыгып барганда, Әхмәтҗан утыргычтан кузгалган, чыланып беткән кулъяулыгы белән әледән-әле яшьләрен сөртеп, түбән якка төшеп бара иде. «Кайтып, белгәннәремне укырга кирәк» кебегрәк сүзләр сөйләнеп, әкренгә генә атлаганда, сискәндертеп, аның җилкәсеннән йолкыдылар. Туктады. Кулы белән уң иңен тотып карады, күлмәген төзәтте. Күлмәк иңсәсендәге юешлеккә, артында тыпырдаган тавышларга сәерсенеп китүе булды, күзе үзе белән тигезләшкән Җилдемгә төште…

      Атның килгән кайгыны сизгәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Зур ачылган ахак күзләрен моң баскан, керфек төпләре әкрен генә дерелдәгәндәй. Борын яфраклары пошкырырга әзерләнгәндәй киңәйгәннәр.

      – Нихәл, туганым, – диде аңа Әхмәтҗан. – Менә тагын ялгыз калдык.

      Җилдем туктады. Җиңнәреннән эләктереп алып, Әхмәтҗанны да туктатты. Аның нидер дәшәсе, ирнең хәленә керәсе килгәнлеге аңлашылырлык иде.

      – И малкай, телең дә булса… – дип куйды Әхмәтҗан. – Утырып бер елар, җырлар идек синең белән. Ат күтәрмәслек кайгы бит миндә, ат күтәрмәслек кайгы… Көннәр эңгергә китә икән болай булгач. Тормыш бетүгә бара икән.

      Моңа каршы нәрсә дип әйтәсең дигәндәй, Җилдем баш селкеп, баш иеп кенә тыңлый бирде.

      – Әле менә син дә кайчан гына Сабантуйлар чабышкысы идең. Әле кайчан гына миңа Зәмзәмбану җиңгәңне димләп йөрдең… – Әхмәтҗан Җилдемнең кара буй булып төшкән борын сыртын сыпырып алды: – Инде син, бәйгегә атлыгып, тоякларың белән җир тырнаудан туктадың, йөзеңдә менә җыерчыклар барыбер юк. Күзләрең дә минеке кебек утырмаган. Тешләрең коелмаса, йөкне ару тартсаң, гомереңне кисәргә хуҗаң кулы бармас. Без синең белән бергә генә үләрбез инде… Зәмзәмбану җиңгәң безне ташлады. Ияреңнең бизәк төшереп бетерелмәгән җәймәсе карават янындагы урындык өстендә ята… Чигеп, муеныңа салган сөлгесе, тузгач, утыннар арасында янды…

      Әхмәтҗан сөйләнгән саен тынычлана баруын, истәлекләр яңартып юануын тойды. Юк, ул әле бөтенләй үк ялгыз түгел иде. Алар Җилдем белән бер тизлектә урам буйлап атладылар. Бераздан ат алгарак чыкты. Берничә адым ясаган саен, башын борып, әйдәкиләгән сыман җилпи-җилпи, үз турыларына төшеп җиттеләр.

      Капка ачык калган икән, Әхмәтҗан шунлыктан үзе алга чыгарга ашыкмады, СКАЧАТЬ