Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 21

СКАЧАТЬ Шүрәле халкы кодрәте белән генә, бары тик үз-үзләреннән генә көләргә бурычлы. Кызганычка каршы, алар моны санламыйча, исләреннән вакытлыча гына чыгарып тормыйча, онытуны максат итеп куйдылар, ахрысы. Шуның аркасында күпме иза чиккәннәрен сизмиләр, күпме хәвеф, афәт, газап сәбәбенең нидә икәнен белмиләр. Инде җирләрен дә тотып селеккәлисең, СПИД та җибәреп карыйсың. Юк, искә-оска алмыйлар – курыкмыйлар!

      Моның чиге Шүрәле гавамына да йога башлады бугай инде. Ул, әлеге чирнең таралу күләмен ачыкларга теләп, Бөтеншүрәле референдумы үткәрү турында боерык бирергә мәҗбүр булды. Анда «Куркасыңмы?» дигән бер генә сөаль бар иде. Нәтиҗәдә аңа бу хак сөальгә фәкать бер генә Шүрәленең «Курыкмыйм!» дигән җавап бирүен ирештерделәр. Кайсысы диген әле! Ул Кодрәт белән үзеннән соң бердәнбер Ак төк булып яратылган, шунлыктан тәрбияләргә мәшһүр Остазга тапшырылган, инде аны үз варисы итәргә ниятли башлаган Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез булып чыкты. Инде менә шул Яшел Мөгезнең Тәгълиматтан тайчыну серен белер өчен, Олуг Гавам Корылтаен җыеп, кирәк калса, аңа тиңсез тәкәббер кыланмышына тигез бизмәндә җәза дәрәҗәсен билгеләргә карар кылыр, шул җәзаны җиренә җиткерер көн килеп җитте…

      Кытыкланган бармаклар җитезлеге яисә яшен яшьнәү тизлеге белән уйнаклап узган уйларыннан Олуг Хакимне Бирге Ялпы тавы итәгенең төрле тарафыннан яңгыраган тантаналы тавышлар айнытып җибәрде:

      – Яшәсен Олуг Хаким Алтын Мөгез!

      – Үлемсез Алтын Мөгез!

      – Мәңгелектән мәңгелеккә – Мөгез!

      Ул башта аягүрә басу ымы бирде, аннары, игътибар таләп итеп, уң кулын күтәрде. Аның беренче сүзен көтеп, шөпшә оясыдай гөжләгән Олуг Гавам Корылтае кинәт тынып калды.

      – Иң әүвәл, – дип боерды Алтын Мөгез, бармагын кыймылдатыр-кыймылдатмас түбән ишарәләп, – анау Адәми зат саналган имгәкләрне тәннәре утлы күмер булып кызганчы кытыклагыз да килгән төшләренә илтеп ташлагыз! Үзебез аларга күренмәсәк тә, без аларны күрәбез: алар чишмәне хәмер салынган утлы сулары белән нәҗесләде! Чөнки ул бичаралар куркудан мәхрүм.

      Корылтай вәкилләре, таптанып, ул төртеп күрсәткән якка борылып бастылар. Бу гайрәтле хәрәкәткә ияреп, Ялпы таулары, Сандугач үзәне көзән җыергандагыча киерелеп торды да сиртмәгә асылган бишек сыман тирбәлеп куйды. Ә Адәми затлар өчен җирнең бу җиңелчә калтыранып алуы шактый зур хәвеф булырдай куркыныч иде. Утырган ташы белән бергә Ибрай кинәт биш-алты сөям кадәрле югарыга очып күтәрелде дә дыңк итеп тагын килеп төште. Авызындагы тагын ике теше чартлап сынганын тоеп, ул аларның берсен ялгыш йотып җибәрде, икенчесен төкереп ташлады. Вакыйф белән Шөһрәт, аркан авып, сөзәклектән чишмә тамагынача шуып төшкәндә, Ильяс, очып китеп, лачкылдап торган пычракка арты белән барып төште. Әмма, ни хикмәт, ачык шешәсен кулыннан ычкындырмады гына түгел, эчемлекнең тамчысын да түкмичә калды.

      Һава өркешеп күтәрелгән кош-корт белән тулды; камышлар чәбәләнешеп, СКАЧАТЬ