Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 24

СКАЧАТЬ Ә Курку хисеннән гаҗизләр, дошманнарга каршы әләм күтәреп бару ышанычы тапшырылуга карамастан, алга барасы урынга артка чигенү, качу ягын гына карыйлар. Чигенмәгән, качмаган шәттә, барып җитәргә тиешле җиргә җитмәсәләр дә, барып җиткән җирдә җиңү ихтималы булуга карамастан, алар йөрәкләре ярылып үлүчән… Шулай итеп, Курку хисе берәүләрнең котын үкчәләренә төшерә, бүтәннәрне тиңсез каһарманлыкка әйди, шуңа ирештерә. Ахыр килеп, ул – Курку хисе – фәкать ярдәм итү куәтенә генә ия. Инде дә кемдер үз холык-фигылен, көн күрмеш рәвешен, кардәш-ыруы алдындагы бурычын бүтәнчә калыпка корырга тели икән, аны ирексезләү минем исәбемә керми. Тик ул бер нәрсәдән аң булсын: аңа безнең арада урын юклыгы Шүрәлеләр кавеменең Олуг Канунына теркәлеп куелган. Аннан тайчынуның ахыры Үлемгә тиң – аңа Иң Югары Җәза бирелергә тиешлеге бәхәссез… Сүземнең хаклыгын Шүрәлеләрнең Олуг Корылтае Кануны рәисе Шүрәле Фирүзә төк углы Җиз Калкан әйтсен.

      Ул – Олуг Хаким Алтын Мөгез – сүзем әлегә бетеп тора дигән мәгънәдә күзен йомды. Шуны гына көтеп торган Шүрәле Фирүзә төк углы Җиз Калкан, үзе тирәли алмаш-тилмәш бөтен дөньяны күрердәй кыяфәттә берсе анда, икенчесе, өченчесе тегендә-монда каранып торган сакчыларына илтифат итмәгән шикелле кыланып, бер аяк табаны тиклем алга таба атлады да, шул хәрәкәтен һичкемнән курыкмас җан икәнлеген үтә дә куркусызлык галәмәте дигәнне аңлатып, сүзгә кереште:

      – Беләм, – диде ул, Җирән төк углы Яшел Мөгез торган тарафка өч сөямле имән бармагын төбәп, – иртәме-соңмы, син үзеңә тиешле җәзаны алырсың. Тик ул җәзаның ни булып, ничек төгәлләнәсен мин сиңа караганда да ачыграк күз алдына китерәм, барча Корылтай, син үзең дә күз алдына китереп курыкканга караганда да куркыбрак көтәм… Кыскасы… – Ул үзе генә белгән мәгънә белән озын муенында утырган зур башын алга селкеп куйды, шуннан соң, һәр сүзенең дөньяны тетрәндерерлек көчкә ия икәнлеген әллә үзе теләп, әллә аны тыңлап торган Шүрәле кавеменә шул мәгънәнең мәҗбүри кабул кылынырга тиешлеген белгертеп, ярты адым чигенде дә тән сакчылары арасына сыенды. Шуннан соң гына сүзен әйтеп бетерергә кирәк тапты: – Бөек Курку хисен танымаганы, Адәми затларны фәкать кытык кодрәте белән генә үз мескенлегендә бәхетле итеп тоюлары ихтималын санга сукмаганы өчен, мин, Олуг Корылтайның Канун рәисе буларак, соңгы карарымны барчагызга җиткерүне кирәк дип таптым. Бөек референдумда меңнәр арасыннан бер ялгызы бөтен Шүрәле кавеменең уртак фикерен инкяр иткәне, бичара Адәми затларны кытыклап, аларның кайгы-хәсрәтләрен таратудан баш тартканы өчен, Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезгә Иң Югары Җәза бирүне таләп итәм.

      Шүрәлеләрнең хуплау тавышына җир янәдән тетрәп куйды. Инде беркавым тынычлангач, ояларына кунышкан кош-кортны тагын бертапкыр пыр туздыра-туздыра, Әшнә атавының буеннан-буена яңа җен туе бөтерелеп узды. Аның очы баягынак икегә аерылып ауган тракторны янәдән бербөтен итеп укмаштырып, ябыштырып китте.

      Олуг Хаким Алтын Мөгез чыбылдыктагы йомшак яшел мүк сарган тармаклы-тармаклы имән төбенә утырды. Шүрәле СКАЧАТЬ