Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 25

СКАЧАТЬ убылган җирдәй дөбердәп, аның акылына бая пышылдаган карарның дәвамы ишелеп төште, ургып килеп керде: «Әйе, Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Адәми зат булсын. Аның да советныкылар дигән чуар кавеменнән берсе. Язмыштан узмыш юк. Тик бу очракта аны узу кирәк. Асыл Рух шулай куша. Адәми затлар тәкәббер, горур. Шуңа күрә үзләрен азат сизә. Ә совет кавеменнән булганнары андый гына түгел. Моңа өстәп, аларның тәкәбберлеге, горурлыгы төзәтеп булмастай бозык. Үз-үзләрен төзәтәсе урынга, алар Асыл Рухны төзәтүне кулай санап ялгышалар. Бу – зур гөнаһ. Ә тәүбә итә белмиләр. Моның өчен алар мәңгелеккә ярлыкаудан мәхрүм, шуңа күрә мәңгелек бәхетсезлеккә дучар».

      Уйлап бетерүен белгертеп, Алтын Мөгез ак керфекләрен кыймылдатты. Күз кабакларын ачып, гавамга бакты да хөкемен игълан итте:

      – Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Адәми зат булсын. Аның да советныкылар дигән чуар кавемнең берсе. Ул берсенең дә – Ибрай атлысы!

      Шүрәле Фирүзә төк углы Җиз Калканның йөзенә канәгать елмаю җәелде. Ул һавада бармакларын уйнаткалады да һәр ымын үтәргә ыргылып торган тән сакчыларына:

      – Муенчак китерегез! – дип боерды.

      Җил басылды. Кошлар сайрарга кереште. Бакалар бакылдарга тотынды. Судагы балыклар җим эзли башлады. Кызгылт-сары кырмыскалар инеш буендагы таллыкта мыеклары белән үсемлек бетләрен – гөбләләрне кытыклап, тәмле сутларын эчәргә ябышты. Бирге Ялпыдагы тапталып, изелеп, сытылып беткән үләннәр, чәчәкләр, һични булмагандай, башларын калкытты. Күк йөзендә хәрәкәтсез торган ак болытлар тымызык җил иркенә бирелде.

      Шүрәлеләр таралды.

      Дөнья рухы, үзенә янау сизенгән керпедәй бөгәрләнгән, энәләрен тырпайткан кебек, нидер көтеп тын калды.

      Моны ниндидер кодрәт белән иң әүвәл Ибрай сизенде. Җаны тыныч түгел иде. Ул – аның җаны, – әле чатнамаган йомырка эчендә үзенең тулы канлы тереклек икәнлеген тойган, таныган кош баласы шикелле, чәч бөртекләре очыннан аяк бармагы тырнакларына тиклем тәненә, гәүдәсенә сыеша алмыйча тыпырчына, ярсый, фани дөньялыктагы бөтенлектән башканы җирси иде.

      Эңгер-меңгер төшкәч, зәңгәргә буялган болдыр ишеге төбенә кайтып туктады. Авыл өйләрендә дә, аның өендә дә утлар сүндерелгән иде инде. Аның каравы озын, тын күләгәләр суздырып, күктә тулган Ай яктыра, исәпсез-хисапсыз йолдызлар җемелдәшә. Һичнинди өн-тавыш ишетелми. Этләре дә өрми: хуҗасына күзен елтыратып карады да тагын ятты. Фәкать кайдадыр ялгыз бер керпенең уфтангандай фырылдап куюы гына сагайтып алды. Ә-ә, тагын, тирән-тирән итеп, лапас астындагы сыерлары сулый икән әле. Ул баскычның өске басмасына менеп басты да тоткага үрелде, тартып карады. Ишек бикле иде. Ул үз күләгәсенең баш турысына, бүлә-бүлә, өч тапкыр шакып алды. Шуннан соң гына эчтән Гаҗиләнең йокыдан карлыга төшкән тавышы килеп җитте:

      – Синме ул?

      – Кем булсын инде. Ач.

      – Ач булсаң, туеп кайтыең. Йөрисең тагын. Төн пәриемени.

      Карават шыгырдады. СКАЧАТЬ