Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 17

СКАЧАТЬ тавышы гына ишетелеп калды.

      Юка гына боз парчалары белән бизәлгән ике тәрәзә пыяласы ай нурында көмешләнеп, идәнгә, җиһазларга шуның зәңгәрсу яктысы сузылып яткан да көзгегә – әллә кайларга кереп киткән. Габдуллага йокы урынын җизнәсенең җыйнак эш бүлмәсендәге күн диванга җәеп бирделәр. Урыны йомшак, җылы булса да, аның күзе һаман ачык әле. Салмак кына итеп, сәгать йөри. Менә ул берне сугып куйды. Ничәнченеңдер яртысынадыр инде. Малай ничәнче икәнен белми. Үзен аның булачак хәлфәсе дип таныштырган, ниндидер кода абзый тиешле кеше, күрәсең, тонык кына булып, шуның гырылдавы ишетелә. Ул моңарчы белешле булмаган Газизә җиңгәсенең, аңадыр инде, сукранып эндәшкәнен танып ала: «Сиңайтәм, борылып ят, борылып, дим!» Гырылдау тынып кала. Ә кайдадыр ялгыз чикерткәнең тигез, күңелле зыңлавына малай рәхәтләнә үк: чикерткәләр кайда да бер икән.

      Идәнгә сузылган яктылык кинәт тәрәзәгә таба шуышкандай була, аннан Габдулланың күңеле аша тышка чыгып китә һәм малайның күз алдында Җаектан Ырымбурга, аннан Чистайга, тагын, Казанны үтеп, Кырлайга тиклем барып җитә. Ялгыз бүренең моңсу улавы ишетелгәндәй була, бу улау бераздан ниндидер бер этнең шат өрүенә әйләнә сыман. Кемдер гөлдерек, шук тавыш белән көлә, ниндидер бала, авыл йортының ишегалды уртасына баскан килеш, сабыр гына елый. Бу ул – Габдулланың үзе инде. Ялгыз берәүнең аяк астында кар шыгырдавын боз астында аккан су челтерәве баса. Әллә кайдагы – бик ерактагы ниндидер өй эчендә сәкегә яткан икәүнең сулавына корама юрган тын гына калка да төшә, калка да төшә. Габдулланың иң соңгы ата-анасы Сәгъди белән Зөһрә һәркайсы үзалдына Габдулланы уйлап, аның менә шушылай йомшакта, җылыда ятканын күз алларына китерәләр дә көрсенешәләр бугай… Җил исә, җәяүле буран йөгерә, һәм Габдулланы шушы ят өйгә, таныш та, таныш та түгел кешеләр арасына китереп җиткергән очсыз-кырыйсыз юлга әкренләп кар сала, аны күмә, югалта. Габдулла аяк астында каты юл тоймый, әллә кая читкә кереп китә, башта кара ноктага, аннары югарыдагы бер йолдызчыкка әверелеп кала…

      Габдулланың, ниһаять, күзе йомылганның соңында кысылып чыккан ике тамчы фирүзә яшьне һичкем күрми инде…

1995

      Романнар

      Богау

      Беренче бүлек

      Бөек хөкем көне килеп җитте.

      Әшнә атавын көн чыгышы ягыннан ышыклап торган Бирге Ялпы тавының амфитеатрдай иңкү куенына Шүрәле халкының Олуг Корылтае җыелды.

      Кояш күзне чагылдырып яна, кыздыра иде инде. Күк, җир, тереклек, үсемлекләр – барчасы аның иркенә буйсынып ята. Кабарынкы Аргы Ялпы тавы астындагы түгәрәк Кәрәкә күле сурәте ышкылып беткән көмеш тәңкәдәй ялтырап, чалт аяз күккә елмаеп ята. Тәкәрлек сазлыгын баскан былтыргы сары чуклы камышлар, көрән җикәннәр әллә нидә бер талгын җил исеп куйганда кыштырдашалар, шау яшел көннәренең кибеп беткән истәлекләрен сагынышып пышылдашалар. Пыяла шикелле тигез Сандугач үзәнен чикләп куйган тирән ярлы инеш, ашыга-ашыга, Чулман елгасына ага да ага, ага да ага. Инешнең аргы ягындагы басуларда көз җиткәндә гуҗ Тайга Катнаш Дәүләтләр империясенең капкорсак амбарларына, төпсез чоңгылларына озатыласы арыш, бодай уҗымнары, СКАЧАТЬ