Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 20

СКАЧАТЬ бара. Алар өрәңге яфракларыннан киң итеп бәйләгән җилпәзәләрен талгын гына җилпи иде. Тигез рәт булып тезелешкән бер төркем яшь шүрәле каен тузыннан ясалган барабаннарын кага башлады. Бала шүрәлеләр юкә сыбызгыларын сызгыртты. Курайчыларның тыннары җиткәнче нәфисләп, нечкәләп тә, гыжлатып та, чыжлатып та уйнаулары барабаннар тантанасына сагыш төсмере биреп өстәлде, кушылды.

      Чыбылдык эчендә тузганактай ап-ак йонлы, ак озын чәчле, сакал-мыеклы бер карт шүрәле утыра иде. Сыны мәгърур: яшел юка ирене, бөркетнекедәй кәкре, кылычтай кырлы зәңгәр борыны нык, какшамас холык-фигыльле икәнен белгертә, тирән баткан зур кызыл күзе төптән аңын, йөрәген биләгән күрәзәчел акыл белән тулып тора. Тар маңгаендагы җәядәй ыспай бөгелгән алтын мөгезе исә аның Олуг Хаким, чикләнмәгән Кодрәт иясе икәнен искәртә. Бу, чыннан да, шүрәле халкының Олуг Хакиме – Шүрәле Алтын Мөгез иде.

      Олуг Гавам Корылтаеның Бирге Ялпы тавы иңкүлеген иңләп, кайсы ничек утырышкан, җайлашкан, урнашкан, кырын яткан йөз меңле вәкилләре күмәк кузгалышып, дөбердәшеп, аягүрә бастылар да, Изге Тәңренең үзен күргәндәй, югарыдагы Шүрәле Алтын Мөгезгә башларын бердәм күтәреп, текәлеп бактылар. Бактылар да, аклы-яшелле чыбылдыкта Олуг Хаким – Чикләнмәгән Кодрәт иясе утырганына бердәм ышангач, Изге Кояш күзләрен чагылдырган шикелле, башларын иделәр, күзләрен аска текәделәр, сулышларын тыеп, уң тезләренә чүктеләр. Уртак хәрәкәттән яшь шүрәлеләрнең туп-туры, тырпайган, төрледән-төрле төстәге мөгезләре елкылдап алды, өлкән яшьтәгеләренеке ышкылып беткән таштай тонык елтырады. Кыз-кыркынның мөгезләренә ак, сары төнбоеклар кадалган иде, хатын-кызныкын әрекмән, бака яфраклары каплаган. Аяк астындагы үләннәр тапталып, уылып, сытылып бетеп, тау итәге коры туфракка калган иде инде. Шүрәлеләрнең аякка басулары, аннары тезләнүләре җирне тетрәтеп куйды.

      Шүрәле Алтын Мөгез үзенең табан астында диярлек чуар паласны хәтерләтеп сибелгән шүрәлеләрне ялкау кысылган, ләкин үткер, очлы күз карашы белән аркылыга-буйга барлап чыкты. Аны тынычландыргыч канәгатьлек хисе биләп алды. Ләкин вәкарьлек, тәкәбберлек, горурлык тойгысы түгел. Вәкарьлеккә, тәкәбберлеккә, горурлыкка ул, озын-озак ялгызлыкта калып, ашамый-эчмичә үзенең Олуг Гавамы, иксез-чиксез Галәм, барча күк җисемнәре, бетмәс-төкәнмәс йолдызлар хакында уйлаганда, уйларының хак икәнлегенә тирәнтен ышангач, ялгышлардан арынганына тәмам инангач, юктан бар булу, бардан юкка чыгу, Яшәү белән Үлем, Үлем белән Үлемсезлек, Мизгел белән Мәңгелек, Ялган (изгесе яисә яманы) белән Хакыйкать (ихласы яисә ясалмасы) турында авыр, саллы фикерләргә, фикерләренең асыл нигезенә ирешкән вакытта гына ия. Мәрткә киткән сыман, шулай уйлануларыннан айнып уянгач, ул ирен чите белән генә елмая иде дә, үз дөньясына әйләнеп кайту вакыйгасын шүрәлеләргә хас, лаек рәвештә билгеләп үтәр өчен, үзенә сөмсере иң күп коелган, иң күңелсез, иң сагышлы, яшәүдән гарык булып, үлемне һәммә бәладән котылу рәвешендә ирекле кабул итәргә әзер берәр Адәми затны китерергә боера, аны, коткаруның, савыктыруның, терелтүнең бердәнбер СКАЧАТЬ