Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 18

СКАЧАТЬ дигәннәре голдыр-голдыр көлеп җибәрде. Аның өске казналыгында – ике, астагысында өч теше юк иде. Йөзен кояш, җил каралтып бетергән. Шуңа күрә учлап-учлап сипкәндәй мул сипкелләре җиз шикелле ялтырап тора. Ул бөкрәеп утырган Ильяска эчкә баткан зәп-зәңгәр күзләрен төбәп карады да, калын иренен турсайтып:

      – Бумы?! – диде. – Бераз салсаммы?

      Аның каршында утырган солдат киемендәге таза ир тезенә шапылдатып сукты да икегә ярылып ауган тракторга төртеп күрсәтте.

      – Бусы аның чүп! Ибрай абыйның Гаҗиләсе туздырган җен туйларын күрсәңме? Менә ул шайтан туе дисәң дә шайтан туе ичмасам!

      Ибрай каешланып каткан җәлпәк кепкасын җыерчыклы маңгаена шудырып төшерде дә, башын кашый-кашый, рәхәт елмаеп җибәрде. Сигаретын суыргалап эндәшми торгач, ул Ильяска:

      – Бар, алайса аптөш. Утыргыч астында булыр. Чүпрәккә төрелгән. Кара аны! Теге шайтан өермәсе, әйләнеп кайтып, сине дә урталай ярмасын тагын. Бүрәнә итеп! Ул сине Демократ дип тормас!

      Һәр җыелыш-мазарда, гаделлек эзләп, өч-дүрт ир-ат җыелган җирдә агымдагы сәясәт турындамы, икътисад турындамы озын-озак сөйләп гарык иткәнгә күрә, Әшнә авылыннан чыккан, җәен-көзен һәр атнаның ике көнендә Рус Әшнәге урманында каен җиләге, җир, кура җиләге, Имәнкискә урманын бетереп, гөмбәдер җыеп, кайвакытны инештә ятьмә белән балыктыр, кысладыр сөзеп йөргән, кичләрен йә уха пешереп, йә шашлык ясап, дус-ишләрен сыйларга яраткан бер язучы аңа «Демократ» кушаматы таккан иде. Ильяс үзе моңа үпкәләмәде, карышмады, күндәм төстә кабул итте. Ул үзе – мәктәп укытучысы, кармакка балык чирттереп утырырга вакытын кызганмас, көчен жәлләмәс. Әле бүген дә, ял көне булганга, әче таңнан инешнең Борым (юкка чыккан, урыны сөрү җиренә әйләнгән урыс авылы) турысында, хәттин ашкан кызылканатлар каптырып кайтышлый, кызык өчен чәчкечкә баскан иде. Чөнки боларның бер чәчүчеләре эшкә чыкмаган. Булышырга ниятләде. Шулай итмәсә, Демократ булыр идеме соң ул? Хәзер ул җәһәт кенә урыныннан кузгалды да, артын сузып, тракторлар тарафына титаклады.

      – Алла бар икән ул, җегетләр, – диде Ибрай.

      Адәми затларның моңарчы эндәшми утырганы – камырдан әвәләгәндәй көпшәк, симез йөз-гәүдәлесе:

      – Белмидериеңмени? – дип сорады.

      – Белмидериеңме дип, Шөһрәт… Бу хәтле дип кем белгән аны?

      – Ни хәтле дип?

      – Бу шайтан туе минем тракторга туры килсә, ә?

      Чәчүчеләрнең җыйнак, сыгылма буынлысы, муены, кулы сеңерләнеп торганы:

      – Суң? – дип сорады.

      Солдат киемендәге тракторчы аның касыгына төртеп алды:

      – Бәрәңге баш син, Вакыйф абый! – диде ул. – Өермә Ибрай абыйның тракторына эләксәме? Аракы шешәсен дә икегә әйләндерәдерие ич, пәрәми! Буйдан-буйга ярып.

      – Мин дә шуны әйтәм ич, Шөһрәт, – диде Ибрай.

      Вакыйф, мүкәләп, кузгалак өзгәләргә тотынды.

      Ильяс СКАЧАТЬ