Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 51

СКАЧАТЬ агып, кан тамырлары каккан көйгә тибрәлеп тора, дулкынлана иде. Куенына сыенган ак сабые – Акбар атлы көчеге, – аның дымсу күзенә юатып, тугрылыклы карап, тын гына, моңсу гына шыңшый да шыңшый, кытыршы теле белән әледән-әле хуҗасының кырынмаган ияген, битен ялаштыргалап ала иде.

      – Менә шулай, Акбар җаным, – диде Байгыш Тәфкил, болай да бүлтәйгән иренен тагын да турсайтып. – Гадәттән тыш каравыл отряды командиры Вәдүт агайның урынбасары дәрәҗәсенә күтәрүләре арулыкка ару инде ул. Үзләренә кирәк чагында салпы якка салам кыстыра беләләр.

      Хикмәт бүтәндә, Акбар җаным: минем бүген кеше барган җиргә барасым килгән, бик килгән иде. Эх, килгән иде дә соң!.. Ә син җылама, җүләр, шыңшыма, Акбар җаным. Итең бар, сөтең бар, хуҗаң, Аллага шөкер, исән-сау. Сиңа ни кирәк тагын? Име?

      Акбар «тәф-тәф» итеп өреп куйды. Ул әлегә Адәми затлар теленең, сүзләренең беренче иҗеген генә әйтә белә иде.

      – Тәф-тәф… Тәфкил мин, Акбар. Тәф-кил.

      Акбар, аны кабатлап, тагын «Тәф!» дип өрде дә сөт тешләрен бер-берсенә кәкелдәтеп алды. «Тәф-кил» дигәндәй килеп чыкты…

      Иртәме, соңмы, адәм баласы үз насыйбына тиенә ул. Якыннары белән күрешеп, хәл-әхвәлләр белешеп, авыл күчтәнәчләрен исән-имин тапшырганның соңында, халык кала уртасындагы опера-балет театрына җыйналды. Яуш килгән берен исемлек буенча барлап торды. Кызык, әмма күз алдында: һичкем кайдадыр тоткарланмаган, куна калмаган, урамнарда адашмаган.

      Ассоциация рәисе Нургата Карамов, үз кешеләренең мондый тәртибенә соклануын, шул очтан монда үзенең тиңсез өлеше барлыгын яшермичә, хатыны Солтаниягә:

      – Күрдеңме инде? – диде.

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

      1

      Ары таба ике Газизә бергә туры килгән күренешләрдә Өлкән Газизә дип язылыр. Фатыйма да – шулай ук. (Авт. искәр.)

      2

      Мөшәррәф – кадер-хөрмәтле.

      3

      – Obstupui, steteruntque comae, et vox fausi bus haesit (лат.) – Мин тораташ булып каттым, чәчем үрә торды, ә тавышым тамак төбенә килеп тыгылды (Вергилий. Энеида, II, 774).

      4

      Коръән. 67; 66 б.

      5

      Коръән. 2; 149 б.

      6

      Orbis tertius (лат.) – өченче дөнья.

      7

      Ике йөзле Янус – ишек, керү, чыгу, бөтен нәрсәнең башы алласы. Ике йөзле итеп сурәтләнгән (борынгы Рим мифологиясеннән).

      8

      Id est (лат.) – СКАЧАТЬ