Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 22

СКАЧАТЬ ямьсез, кар явып торган сыек пычраклы көнендә безнең өйгә юештән калтыранган, лычма суга баткан чабаталы бер егет килеп керде. Бездән егерме биш чакрым ераклыктагы бер авылдан икән. Чәйгә утырттылар, әни аның аякларына коры оекбашлар бирде, чабата-ыштырларын мич алдына кибәргә куйды. Егетнең әтисе белән безнең әти яшь вакытта бергә мәдрәсәдә укыганнар икән. Әтисе шунда әфиун эчәргә өйрәнгән. Аннан гомер буе шуның белән иза чиккән. Менә ике-өч көн инде үзенә урын тапмый, газапланып ыңгырашып ята – эчәренә берни дә юк икән. Шундый көнне ул малаен ерак юлга чыгарып җибәргән: безнең әти бакчада күп итеп мәк үстерә иде, теге, бәхетсез, шуның кабыгын әрәм итмәвен, җыеп баруын үтенгән булган икән. Мәк кабыгында әфиун бар, шуны чайкап эчә икән.

      Төенчек тотып, көзге пычрак юлга кабат чыгып киткән бәхетсез егетне тәрәзәдән карап барыбыз да озатып калдык. Әти бу фаҗигагә зур игътибар бирде. Моны гел искә ала торган булды. Хәер, сүз солдат хезмәте турында иде бит әле…

      Гаиләдә ул төпчек малай булган, әтисез үскәннәр. Әбинең бу малайга өмете зур булган һәм аны, ерактагы Сатыш мәдрәсәсенә җибәреп, нәкъ ун ел укыткан. Мәдрәсәне тәмамлауга әти наборга эләккән. Элекке өяз каласы Мамадышка «каралырга» барганнар. Бер квартирга төшкәннәр. Әтине кырыс холыклы, туры сүзле Хәлил исемле абзыйсы алып барган. Җиткән егете белән квартирага тагын бер абзый туктаган. Алар да хәрби комиссиягә килгәннәр икән. Төн озын булган, Хәлил абзый да, әти дә йокысызлыктан интеккәннәр: ни әйтсәң дә, ун ел мәдрәсәдә яткан татар егетенең патша армиясенә китеп шинель, дагалы итек киясе килмәгән. Абзыйсы да уфылдап чыккан: энекәшен зур кеше – мөгаллим яки мулла итеп күрәсе килгән аның. Ә монда – озын-озак солдат хезмәте. Әмма шул ук төнне бик әйбәт файдаланучы берәү булган – каралырга әтисе белән килгән егет. Кичтән ятуга ул пыфылдап йокыга киткән һәм төне буе дөбер-шатыр әйләнгәләп, тешләрен шыгырдатып, ыңгырашып, үкерә-үкерә саташып, тубал теккәндәй гырлап, кыскасы, газаплы хезмәт үтәгәндәй тавышланып йоклаган. Иртән сөйләшмичә генә чәй эчкәннәр һәм комиссия йортына киткәннәр. Әти алынган. Төш вакытында башларын түбән иеп квартирга кайтсалар, хуҗаның өстәле янында шау-гөр килеп тегеләр чәй эчеп утыралар икән. Теге абзый:

      – Синеке нишләде, минем Мөслихетдингә кәҗә билеты бирделәр бит, малай калды! – дип, шау итеп әтиләрне каршы алган.

      Хәлил абзыйның кыска холкы шунда чыгырдан чыккан.

      – Тфү, – дигән ул, эшләпәсен ишек өстендәге чөйгә элеп. – Тфү! Синең ул малаеңны нишләп солдатка алсыннар? Патша хәзрәтләре нишләсен аның белән? Комиссиядә утырган докторларны дүрәк дип белдеңмени син? Янараллар, әфисәрләр дүрәкмени? Моның белән нишләсеннәр алар?

      Кайгы әнә шулай солдат горурлыгына әйләнгән. Әти Вильнюста «квартирлашкан» пехота дивизиясенә эләккән. Патша хәзрәтләре раслаган солдат уставы белән беренче тапкыр ул шунда бәрелешкән. Якшәмбе көнне яшь солдатларны стройга тезеп чиркәүгә гыйбадәткә алып киткәннәр: патша хәзрәтләренә, аның хатынына, нәселенә озын гомер теләп гыйбадәт кыласы СКАЧАТЬ