Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 21

СКАЧАТЬ да чишмә бар әле, име, Әхмәт?!

      Шул көе ул елмаеп кала.

      Әхмәт абзый исә, зур гәүдәсен җайга кыймылдатып, агач саплы чиләк белән мичкәгә су тутырып маташа, ул, гомумән, сөйләшергә яратмый, ул эш кенә эшли, әмма Сафый абзыйның бу чишмәсенең кеше тормышындагы әһәмиятен ул да югары бәяли һәм, сүзгә гадәттән тыш юмартланып, Сафый абзыйның әлеге лирик чакыруына ул да җавап бирә:

      – А-а…

      Бу инде туган телгә тәрҗемә иткәндә менә нәрсә дигән сүз: әйе, ы-ы, Сафый туган, синең бу чишмәң безнең барыбыз өчен дә кирәк, син дөрес әйтәсең, сиңа рәхмәт.

      Чишмә тирәсендәге без исемен белмәгән куе яшел үсемлекләрнең сап-сары чәчәкләренә бал корты куна, чишмә өстендә бүре көянтәсе очып йөри, әллә каян гына төклетура быжлап килеп куна, Әхмәт абзыйның аты бу төклетураны кигәвен дип белеп тартылып куя, камыт бавы, бөят күне шыгырдап ала. Сафый абзый елмаеп, бәхет чәчеп утыра. Әхмәт абзый да бүген үзенең артыграк сөйләшеп ташлавыннан кыенсынып калган сыман һаман әле чишмә инешенә үрелеп яткан атын ачулана: аты чишмәгә суга төшкән бер кызның чиләгенә үрелеп, авызлыклары белән зыңгырдап, төкле кара иреннәре белән чиләк бавын кыймылдатып ята икән. Ә теге кыз ачуланмый гына түгел, шатлана ук: халыкның ышануы буенча, ат ирене тигән чиләктән су эчү – иң изге эш. Ат эчкән чиләкне шуңа күрә чайкап та тормыйлар. Ат эчкән чиләктән эчсәң, йокың ачыла. Булачак киленгә исә болар барысы да кирәк…

      Әхмәт абзый аркалыкны күтәрә, йөгән сабагын тарттыра һәм дилбегәне кулына ала. Аннан, мичкә өстенә менеп артын төрткәч, атка дәшә:

      – А-а…

      Ат моны аңлый: әйдә киттек, кичен сусап эштән кайтачак синең туганнарыңа, иптәшләреңә бу суны алып кайтып кую – синең белән минем өскә төшкән изге бурыч дигән сүз инде ул. Камыт агачы шыгырдый, мичкәдә су чайпала, арба ераклаша, әмма Сафый абзый бәхетле.

      Иртәгә шушы вакытта Әхмәт абзый тагын шулай су алырга төшәчәк, Сафый абзый тагын шулай иркенләп чирәм өстендә чишмә акканга хозурланып утырачак, һәм Әхмәт абзый ике-өч чиләк су алуга, Сафый абзый тирән сулап әйтәчәк:

      – Алай да чишмә бар әле, име, Әхмәт?!

      Әхмәт абзый тагын күп сөйләшенә инде дигән бер кичереш белән, әмма Сафый абзыйны яратып, аңа җавап бирәчәк:

      – А-а…

      Ә бераздан, кичкә таба, чишмә буена вак-төяк кыз бала җыелачак, анда инде яңа бәрәңге юу (аны пычак белән арчып булмый, чиләк белән чишмә тамагына куялар да чурлап аккан суда дөбердәтеп көянтә башын тыгып болгаталар, яңа бәрәңге арчыла да бетә), бүген суйган тавыкны юу, ит юу кебек эшләр башлана, Сафый абзый акрын шыгырдап, билләрен тотып урыныннан күтәрелә. Чишмәгә тагын бер тапкыр карап ала да үзе өчен генә әйтә:

      – Алай да чишмә бар әле…

      Бу чишмә әле дә шулай чурлап ага, безнең авылдан читкә киткән кешеләр, авылга кайткач, әле дә булса беренче чиратта шул чишмәгә төшеп битләрен, кулларын юалар, СКАЧАТЬ