Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 19

СКАЧАТЬ егет мәктәпкә яки укытучысының өенә кереп күрешеп чыга. (Монысы әле дә шулай.) Юл чатында бер кат күрешкәч, китәсе егет иң соңгы булып арбага менеп баса. Гадәттә, авылны чыкканда шул егет җыр башлый. Ахырдан озак еллар буена бу егетне әнә шул җыры белән искә алалар. Кайвакытта үз авылының исемен телгә алып җырлыйлар.

      Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,

      Без Ташкичү бит әле,

      Җырлау түгел, еларсың да –

      Ташкичүдән кит әле.

      1941–1943 елларда сугышка киткәндә дә шулай җырлыйлар иде. 1943 елдан соң андый нәрсә күзгә ташланмады. Чөнки авылда алай зурлап озатырлык егетләр дә, төялеп йөрерлек таза атлар да калмаган иде. Сугышка озатканда да якынча шундый җырлар җырланды. Тик кайбер өлкәнрәк яшьтәге кешеләр генә шактый трагик эчтәлекле җырлар җырладылар. Безнең авыл кешеләре, юл чатыннан чыгып киткәндә, бер җырны җырламый калмыйлар иде.

      Без урамнан чыккан чакта

      Күтәрелде томаннар;

      Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз –

      Сау булыгыз, туганнар.

      Кыскасы, җыр, көндәлек тормышка турылыклы юлдаш буларак, авыл халкын военкомат ишегенә кадәр озатып куя иде. Ватан сугышы елларында бу исә бик күпләр өчен соңгы юл, соңгы җырлар булды.

      Безнең халкыбызда, Тукай әйткәнчә, кара-каршы җыр әйтешү ул кадәр үк матур чыкмый. Ләкин мәҗлестә җырның иплесен генә, кунак күңеленә хуш килерлеген генә сайлап алу халкыбызның нечкә күңелле, тыйнак һәм тәмле телле икәнлеген күрсәтә.

      Менә безнең күрше Галимулла карт. Яшь чакта көрәшкән, итекче, балта остасы, гармунда уйный. Колхозның амбарын, ат абзарларын, лапасларын утызынчы елда ул төзегән. Хәзер мул тормышта яши, кунакка йөри, мәҗлес җыя. Менә аларның капкасына ат килеп туктый. Мин белеп торам: бу – аның тире җыючы кияве. Ләкин мин калганын да беләм: ун минуттан тәрәзә ачылачак, тагын биш минуттан тальян тавышы ишетеләчәк һәм аннан җыр башланачак2.

      …Һәм шулай булды да.

      Галимулла абзыйның үзе генә белгән көе бар. Ул көйне бүтән беркем дә уйный алмый. Аның бармаклары тупас, бер басканда тальянның дүрт-биш телен эләктерә. Ләкин теге көй чыга. Җырлаганда ул кызык җырлый: йә гармун тавыш бирә, йә ул җырлый. Әйтергә кирәк, берсе туктаган урында икенчесе дәвам итә белә. Шуның белән бик тә үзенчәлекле бер моң туа.

      Йә, ниләр җырлый соң ул?

      Ул менә болай җырлый:

      Ай-һай, кияү, килүләрең,

      Ишекдин керүләреңләй,

      Әллә нидин артык булды

      Сине бер күрүләрем.

      Шәп әйтте картлач. Ләкин бу башы гына икән әле.

      Ай-һай, кияү, син үзеңләй,

      Кашындин кара күзеңләй,

      Энҗе кебек теш арандин

      Сайланып чыга сүзең.

      Гармун ыңгырашты. Карт кызды.

      Ай-һай, кияү, син икәнсең,

      Син икәнен күрмәдемләй,

      Синең белән утырыргай

      Элегерәк белмәдем.

      Һәм СКАЧАТЬ



<p>2</p>

Галимулла абзыйның киявен мактап җырлаган җырларын бала вакытта без күп ишеттек. Моны, әтисе булып кыланып, кызы Зөлфия дә җырлап күрсәтә, безнең алда тулы бер спектакль куя иде. «Каз канатлары» дигән әсәремдә мин бу җырларны файдаландым.