Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 17

СКАЧАТЬ Бу – татар халкының меңьеллык тәҗрибәсен туплаган шигърият, халык операсы…

      Кичке уен тарала… Егет кеше өчен иң зур дәрәҗә – авылыңда сөйгән кызың булу. Әйе, ул синеке, аңа беркем дә, берничек тә кулын сала алмый. Егетләр үз кызларын озата китәләр. Менә бер капка төбендә пар күгәрчен гөрли. Икенчесендә… Башка якларда ничектер, әмма безнең якларда кызның үз капка төбендә генә утырыла иде. Әлбәттә, әтисе шушы хәлгә түзә торган кеше булганда инде… Менә төн уртасы җитә, аерылышулар, вәгъдәләр. Шул вакытта урамнан, су буйларыннан ялгыз җырлап кайтучыларның тавышлары ишетелә. Менә шунда инде кешенең бөтен эчке дөньясы ачыла! Егет әкрен генә атлый. Урам тын. Эт тә өрми. Сагыш, сагыш…

      Менә берәү үзенең кызы белән ачуланышып аерылышты. Кызы, бик кискен итеп:

      – Гаеп итештән булмасын, моннан соң син мине белмисең, мин сине белмим, – диде.

      Арага кемдер кергән… Егет каты хәсрәткә батып акрын гына җырлап кайта.

      Күп эзләдем – таба алмадым

      Имән яф(ы)ракларын.

      Эзләп кара, тапмассыңмы

      Миннән яхшыракларын…

      Әнә аргыяк урамнан карт егет Галиәхмәт җырлап кайта. Ул инде болай гына йөри, аның сөйгән кызы, Галиәхмәт читтә йөргәндә, аны көтмичә күрше авылга кияүгә чыкты. Галиәхмәткә бөтен дөнья хәзер салкын бушлык булып күренә, ул һәр кичне соң гына шулай җырлап уза:

      Бәгърем, сине төштә күрдем,

      Караватта ятасың.

      Йөрәгемнең уртасында

      Алсу чәчәк атасың…

      Авыл йоклый, ләкин аның рухи тормышы яши. Иртәгесен көтү куганда карчыклар, хатыннар моны дәвам итәләр.

      – Һай, бу Галиәхмәтнең үзәкләремне өзүләре, һич кенә дә оныта алмый бит Зөләйхасын…

      – Әйтмә дә, сөйләмә дә. Шуның җырыннан соң төне буе йокы кермичә елап чыктым.

      Урамнан җырлап узу – авыл тормышының аерылгысыз бер кисәге иде…

      Ә көзге пычракларда? Салкын каткак урамнарда?

      Мондый вакытта бер урынга җыелып җырлыйлар. Көне буе физик хезмәттә арыган тән ял сорый. Арыган тән карт кешедән түшәк таләп итә, яшь егеттән – җыр. Баш, акыл хезмәтеннән арып кайткан галимнең, мәсәлән, кич урамга чыгып җырлыйсы килми. Ә авыл егетенә бу – менә дигән ял.

      Менә көзге кич. Авыл беразга тын тора – кичке аш вакыты. Ләкин бу тынлык озакка түгел. Бу – югары яки түбән очтан гармун теленең бер генә шыңгырдап алуына кадәр генә. Әнә ул сихерле аваз яңгырады да инде. Ни хикмәт – егетләр шунда җыела башлый. Гармунчы әле уйнамый, әле ул иренеп кенә гармунын ыңгыр-шыңгыр китереп маташа. Әмма барысы да беләләр. Хәзер җыр башланачак. Ә безнең якларда көзге коры кичләрдә җырлый торган бер көй бар. Бу – озын, сагышлы көй. Аны сөйләп аңлатып булмый, аңа теләсә кем катнашып та китә алмый. Катнашып китү өчен кечкенәдән бу көйнең иң нечкә нюансларын сизеп үсәргә кирәк. Шулай булмаганда, катышсаң да, син моны бозарсың гына. Әнә берсе, кулларын чалбар кесәсенә тыгып, башын бераз артка ташлады да җырлап җибәрде. Әнә икенчесе җырның әллә кай төшендә генә, сиздермичә генә катышып китте. Өченчесе, дүртенчесе. Бу хорда һәркемнең үз СКАЧАТЬ