Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 18

СКАЧАТЬ аның көчле дулкыннар ритмы белән тәгәрәп таралуы искиткеч сизелә. Яңа Чүриле, Саба ягында моннан утыз еллар элек бу көйне шулай җырлыйлар иде. Яшь чакта мин Керәнле, Утар, Симет, Шыңар, Мичән егетләре белән военкоматка комиссиягә йөрдем. Товар вагоны түбәсенә тезелешеп утырып, 25 чакрым җир үтеп, Арчага килеп җиткәнче, безгә шундый 2–3 җыр җитә иде. Музыка фольклорчысы булсам, мин, һичшиксез, беренче чиратта Казан артындагы әнә шул көйне язып алыр идем…

      Военкомат юлында комиссия торып йөрү, армиягә озату, сугышка чыгып китүнең һәрберсенең үз репертуары бар иде.

      Армиягә алыну, каралып йөрү, китү, озату – болар бөтен авыл халкының игътибар үзәгендә була.

      Утыз бишенче-кырыгынчы елларда колхоз идарәләре армиягә китәсе егетләргә искиткеч зур игътибар күрсәтәләр иде. Мәсәлән, сентябрьнең башыннан аларга ял бирелә. Кибеткә кайткан дефицит әйберләр беренче чиратта аларның гаиләләренә җибәрелә. Ниһаять, егетләргә иң соңгы комиссиягә хәбәр килә. Иртәгә комиссия дигән көнне бу егетләр урамны шактый озак әйләнәләр. Идарә аларга урам йөрү өчен ат алырга да рөхсәт итә. Иртәгесен комиссиягә барганда ат арбасына төялеп урам йөриләр. Арбада эчке якка кара-каршы тезләнәләр. Арба башының бер ягында ат тотучы, икенче ягында гармунчы була. Карала торган егетләрнең кызларыннан бүләк кулъяулыклар гармунга тезелә. Җырлаучыларның да кулларында шундый бүләк яулыклар була.

      Китәсе булгач китәрбез

      Урман эчләре белән.

      Бәйләсәләр дә тормабыз

      Ефәк очлары белән.

      Ал кисәргә, гөл кисәргә

      Үтмәс кайчыларыбыз.

      Киләсе ел бу айларда

      Булмас кайсыларыбыз.

      Шундый җырлар белән авылдан чыгып китәләр. Басу капкасы янында аларны халык озатып кала. Военкоматтан, гадәттә, кич кенә кайталар. Алдан берәр олы кеше утырган ат кайта. Кемнәр алынганын, кемнәргә ак билет, кәҗә билеты бирелгәнен хәбәр итә. Бераз соңрак басу түреннән бик көчле җыр тавышы ишетелә. Бу – алынган егетләр. Алар шау итеп җырлап авылга килеп керәләр, туган-тумачалары юл чатында көтеп торса да, аттан төшмичә бер кат урам әйләнәләр. Аларның армиягә китәчәге җырларының эчтәлегендә үк сизелеп тора:

      Шыбыр-шыбыр яңгыр ява

      Өй түбәсе калайга.

      И кызларым, каласыз бит

      Чана шуган малайга.

      (Берәр кыз белән сөешергә өлгергәндерме, анысында эш юк!) Иң ахырдан соңгы арба кайта. Монда армиягә алынмый калган бер-ике егет була. Болары шыпырт кына ындыр арты тирәсеннән үз өйләренә таралышалар. Ул көнне алар клубка чыкмыйлар. Алынганнар исә өйләренә кереп тормыйча бераздан клубка җыелалар.

      Армиягә алынмый калган егетне атларга төялеп авылга килеп керү белән дөмбәсләп алалар. Бу – һич тә гаеп ителми, монда кан чыгару, имгәтү юк, ахырдан ачу тоту, үпкә саклау да юк. 1938 елның көзге бер кичендә мин моны күрдем. Масра як басудан – Арча юлыннан гармун тавышы ишетелде. Басу капкасы төбе тулы халык иде. Бөтенесе дә эчке бер дулкынлану белән комиссиядән кайтучы егетләрне көтәләр. Менә бервакыт басу капкасыннан гармун үкертеп өч арба егетләр килеп керде. Атлар ярсыган, егетләр бераз төшереп алганнар иде. Кемдер, мактанып:

СКАЧАТЬ