Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 25

СКАЧАТЬ ышануыбызча, укытучы бары тик укучыны тотар, батырыр, «ике»ле (ул заманда «начар») билгесе куяр өчен генә дөньяга килгән иде. Әти исә үзенекен алга сөрде:

      – Аз гына белсәң, укытучыга ярдәмгә кил. Ул бит үз эшенең нәтиҗәсен белер өчен, тилмереп класска карап тора. Син ярдәм итсәң, ул сине ташламый.

      Әти дәресләре гомер буе миңа ярдәм итте.

      Әти инде олайган, балалар күп иде. Ул инде укытмый, бакчада гына эшли. Кич. Әти идәнгә мендәр салып сузылып ята да өстәл янында дәрес әзерләп утырган балаларын тыңлый. Аеруча рус теле дәресләрен. Кычкырып укыта. Әйтә алмый торган сүзне яткан җирдән әйтеп җибәрә. Мине иң гаҗәпләндергәне шул иде. Ничек инде ерактан торып китапта ни язылганны белергә?

      Ә кайвакытта ул кызып китә дә «Диктовка» яздыра. Ул яздырган җөмләләрдән икесе хәтергә бик нык сеңеп калган. Беренчесе:

      «Если я знаю, что знаю мало, то добьюсь того, чтобы знать больше…»

      Бу җөмлә В. И. Ленинның чыгышыннан икәнен мин 1937 елгы дәфтәрләрдән белдем. Дәфтәр тышына шуны язалар иде. Әти әйтеп яздыра торган икенче җөмләне мин ни өчендер Горькийныкы дип хәтерләп калганмын.

      Кемнеке булса да булгандыр, әти, яткан җиреннән торып, бу җөмләне язган апаларның кәгазен тикшереп, һәрберсенә көн саен билге куя иде. Ә җөмлә, минем хәтерем ялгышмаса, менә мондый иде:

      «Жена коллежского асессора Онуфрия Артамоновича, сидя на террасе, потчевала околоточного винегретом». Минем апалар (ә мин яза белмим – эш рәхәт!), гадәттә, өч сүзне яза белмиләр иде. Болар: асессор, потчевала, винегрет. Кайвакытта «Ануфрий»мы, «Онуфрий»мы дип аптырап калучылар да була иде.

      Ара-тирә әти әйтеп куя иде:

      – И-их, бер марҗа китереп укытырга сезне…

      Бу сүзгә әнидән башка барыбыз да әсәренә идек. Нәрсә, кем икән ул безне олы дөньяга чыгарырлык марҗа?

      Әти кайвакытта сүзнең этимологиясе белән дә шөгыльләнә иде. Өйдә укучылар күп, нигә әле эксперимент алып бармаска, нигә әле проблемалы ситуацияләр тудырмаска? Һәм әти, идәнгә сузылып яткан килеш, проблемалы ситуация тудыра. Ул бер җыр әйтә. Ул җырның беренче икеюллыгы нинди булгандыр, анысын белмим, әти исә «ситуацияне» соңгы икеюллыктан тудыра иде.

      Күпкә түзгәнне азга түзмичә,

      Ятларга каласың.

      Ә менә болай булса ничек? Бәлки, соңгысы дөрестер?

      Күп түзгәнне азга түзми

      Чи ятларга каласың…

      Мондый грамматика дәресләре безнең өйдә байтак кичләрне ала иде.

      Орнитология. Кошлар турындагы тикшеренүләрне, фәнни яктан өйрәнүне хәзер шулай диләр. Әти кошлардан бары тик сыерчыкны гына өйрәнә иде. Безнең бакчада дүрт тополь булып, шуларның берсе йортка якын. Шул топольнең башына, авызын көнчыгышка каратып, сыерчык оясы куелган. Әтинең бөтен игътибары шул иде: фәлән кеше сыерчык оясы куйган. Әмма авызын көнбатышка караткан. Балалары иртәнге кояш белән җылынмаса, сыерчык ул оядан игелек күрми инде, – дип борчылып сөйли иде.

      Әти һәр язны беркөнне шатланып өйгә керә һәм әйтә:

      – Үзебезнең сыерчык килгән…

      Моны без барыбыз да шатланып каршы алабыз. Үзебезнең сыерчык килгән! Үзебезнеке! Әти безгә СКАЧАТЬ