Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 20

СКАЧАТЬ йолаларын тудыра бара…

      Уен җырлары һәм урам җырлары исә яшьләрдә үз авылына, үз туфрагына мәхәббәт тәрбияләү буенча озак еллар файдалы хезмәт иттеләр дә тарих сәхнәсеннән төштеләр.

      Һәрнәрсә агышта, һәрнәрсә үзгәрештә. Тормышның кануннары шундый…

      Мин бу язмаларымны тәмамлап утырам. Күрше квартирада радио кабыздылар. Анда яңа заман авазы белән сугарылган классик музыка галибанә яңгырап бүлмәне тутырды. Нинди бөеклек, югарылык… Джон Льюисның пьесасын Американың хәзерге заман джаз-квартеты һәм кыллы инструментлар квартеты башкара икән. Мин каләмемне куеп ирексездән музыка дөньясына чумам һәм күзләремне йомам… Шулвакыт минем күз алдыма сугыш авырлыкларын җиңеп чыккан сыкранмас халкым килеп баса. Әнә алар тальян гармун белән эштән соң урамда җырлап йөриләр. Әнә алар җырлый-җырлый сөешәләр, кавышалар, бәйрәм итәләр. Җыр белән алар изге Ватанны сакларга сугышка чыгып китәләр. Җыр белән үләләр. Ләкин илгә җиңү җырлары калдыралар.

      Алай да чишмә бар әле…

      Чишмәләр үзләре минем

      Учларыма су салды.

      Су салды алар яшәргә

      Көчәйтеп тик сусауны.

С. Хәким

      Сафый абзыйның йорты урам рәтеннән бөтенләй читтә – су буена таба бүлтәеп чыккан тау битендә. Урам тормышы аңа кагылмый. Ул – бөтен хуҗалыгы, бала-чагасы белән урам тормышыннан читтә. Үзе колхозның яшелчә бакчасын саклый. Сугышка кадәр һәм сугыш елларында колхоз кишер, чөгендер, кыяр, помидор, шалкан үстерә һәм көзен хезмәт көненә шуларны бүлә иде. Яшелчә бүлгән көнне китә пешеренү! Чөгендер пәрәмәче, шалкан пәрәмәче, кишер бөккәне… Хәзер боларның берсен дә утыртмыйлар, үстермиләр. Рентабель түгел икән. Халык хәзер кибеткә көйләнгән. Район үзәгеннән кибеткә кәбестә, помидор, кыяр килә. Хатын-кыз сумкасын тотып шунда таба чаба. Әмма үзе үстермәгән яшелчәдән хатын-кыз файдалана да белми. Хәзер чөгендер пәрәмәче, чөгендер катыгы, кишер бөккәне, кәбестә бөккәне, шалкан пәрәмәче, чөгендер, шалкан суы дигән ризыкларны әзерләүчеләр бөтенләй юк. Болар истәлекләрдә генә. Бик кызганыч…

      Ә Сафый абзый үз балаларының сумка тотып кибеткә йөреячәген уйламады, хәер, моның өчен аның вакыты да юк иде, колхоз бакчасын каравыллап, үзенең тау битендәге хикмәтле кыен бакчасын карап, ул яши бирде.

      Рәвеш – мари. Кызгылт бит, зәңгәр күз, очлы ияк. Сирәк сакал. Өстә – кызыл сатин күлмәк. Бакча – таулы. Киртләч-киртләч. Авылда бүтән мондый бакча юк. Киртләч саен койма буенда бер умарта, багана умарта. Кемнәр уйган? Сафый абзый моны ата-бабадан калган дип аңлата. Кушамат – чирмеш. Сафый абзый моны бөтен тормышы белән аклый, «чирмеш» дигәнгә кимсенми генә түгел, киресенчә, шуны расларга тырыша. Кеше, мәсәлән, бакчасында бары тик бәрәңге генә үстерә (безнең авылда әле дә шулай: ашъяулык кадәр җирдә дә бәрәңге үстерергә тырышалар). Әмма Сафый абзый бакчасында эшләр башкача: су буенда, койма баганасы хезмәтен үтәп, бер рәт зирек үсә. Шунда ук бер төп биек кара чыршы. Шунда ук колмак, таллар. Бөтнек үләне бары тик Сафый бакчасында гына. Каерылып, дуамалланып СКАЧАТЬ