Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 24

СКАЧАТЬ кабинеттан чыгып китәбез. Бер көннән безгә менә нәрсә мәгълүм була: малайларның директорга үз аяклары белән кереп тәрәзә ватканны әйтүе училищеның тарихында беренче очрак икән. Ун көннән икенче нәрсә билгеле була: Габделхәй белән безнең октябрь ае стипендиясен «тәрәзә ваткан өчен» директор приказы белән тотып калганнар. Ялгышмасам, 35 әр сум ала идек бугай. Дәфтәр кадәр өлге – җитмеш сум! Егерме елдан соң өченче нәрсә билгеле була: директорыбыз ул елларда дәүләт милкен шактый туздырган икән…

      Урлама. Кеше малына, дәүләт милкенә кагылма.

      Бу кагыйдә безгә тел ачылганчы ук, «дәүләт» сүзен аңлаганчы ук киртләнде. Бервакыт, мәктәптән дәфтәр урлаганда, мин моны онытып торырга тырыштым. Чөнки бу актны караклык дип түгел, ә бер зарури хәл, табигый эш дип кабул иттем. Шуннан соң әтинең бу кагыйдәсе белән гомер буе җәфа чиктем.

      …Гражданский киемне салдырдылар да хәрби формага төрделәр. Төн. Киемнәребезне капчыкка салып, караңгылыкта каяндыр каядыр атлыйбыз. Якында гына томан эченнән бер нәрсә үкерә, моны маяк диделәр, бик якында гына, имеш, диңгез. Ул вакыт-вакыт ух-ах килгән сыман, малайлар әйтә – шторм, имеш. Мин диңгез тавышын ишетмим дә, гел уйланып барам. Минем тәнемне әле генә кигән өр-яңа тельняшка рәхәтләндерә, минем бөтен киемем яңа, яңа киемнең хуш исеннән башым әйләнә. Минем беркайчан да болай бөтенләй өр-яңадан киенгәнем юк иде. Ә теге елларда, кибетләрдә күлмәк, чалбар материаллары аз вакытта, әти авыр сулап әйтеп куя иде:

      – Кечкенә улыма флотский күлмәк алып бирәм әле баегач…

      «Флотский күлмәк», аның нәрсә икәнен белмәгән килеш, минем каныма сеңеп, бәхетнең гөмбәзе сыман булып хыялыма керде. Әмма әти аны кигертә алмады. Әти белән әни бакча казыганда, мин балчык арасыннан ялтыравыклы бер тимер таптым. Чылбыр кебек ишкән. Мин инде моны чүкеч белән төеп боҗраларга аерырмын дип уйлап та бетермәдем, әти белән әни йөгереп килеп моны миннән алдылар. Һәм ах та ух килделәр. Баксаң – заманында әти тарафыннан әнигә бүләк ителеп, соңыннан балалар югалткан алтын брушки икән. Егерме еллап балчыкта яткан…

      Әти минем аркамнан сөйде. Иртәгесен ул Казанга чыгып китте:

      – Моны «Торгсин»га (Торговля с иностранцами) биреп, улыма флотский күлмәк алып кайтам, – диде. Мин ике-өч көн үземә урын тапмыйча әтине көттем. Әмма «Торгсин», пробасы түбән дип, брушкига бик аз хак биргән. Шуның өстенә кибетләрдә флотский күлмәк бөтенләй юк икән. Теге брушкины әни сугыш вакытында ике чиләк бәрәңгегә алыштырды. Ә флотский күлмәкне миңа 15 ел узгач дәүләт кигертте.

      …Бераздан утлар күренде, ниндидер йортка кердек, казарма, имеш. Бүлмәләргә тараттылар. Икешәр катлы буш тимер караватлар. Буш матраслар бирделәр. Әйттеләр:

      – Ишегалдында фәлән җирдә салам бар, шуны тутырыгыз. – Салам – без белгән эш, тутырдык. Әмма караватның тактасы юк. Главстаршина әйтә: ишегалдына чыгыгыз, анда такта склады бар, шуның кырыенда вак-төяк горбыль-фәлән бар, шуларны юнәтегез, ди.

      Ул арада малайлар такта күтәреп тә керделәр. Мин дә киттем. Әмма складка якынлашуыма яшь бер тавыш ишеттем:

      – Стой, СКАЧАТЬ