Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәверләр аһәңе - Фоат Садриев страница 51

СКАЧАТЬ бу бәхетне кызганды. Врачлар: «Калкансыман бизең эшләми», – диделәр. Бик күпләрне бик күп сырхаулардан арындырган Убырлы Мөштәфширә аңа: «Эчеңдә унлы пилтә юанлыгы бик озын ак суалчан бардыр, шул дошман барлык ашаганыңны, бөтен каныңны имеп ятадыр», – диде. Ике көн рәттән берәр стакан эчәргә кушып ниндидер яшькелт үлән суы бирде. Шуны эчкәч костырыр, теге суалчаның исереп авызыңнан чыгар, диде. Кәүкәбелҗәннәтнең үзен гомер буе азаплаган теге хәсистән шулкадәр дә нык котыласы килде ки, ире Газдалга ошаса, суалчанның бер стакан белән генә канәгатьләнмәячәген уйлап, ул төнәтмәнең берьюлы ике стаканын да эчеп җибәрде. Бераздан башы әйләнеп күңеле болганырга тотынды. Ул шатланып абзарга чыкты, суалчанны сугып үтерергә көрәкне җайлап тотты, укшый торгач, эче актарылып, берни дә калмады, тик суалчан чыкмады, ул зәңгәрләнеп тирес өстенә ауды. Врачлар аны көч-хәл белән коткарып калдылар. «Ни эчкән идең?» – дип җанын ашадылар. Кая ди әйтү! Терелеп кайткач, Мөштәфширә карчык аны тешсез авызын чәпе-чәпе китереп сүкте, дивана, диде, аның бер стаканы дару, ике стаканы бергә агу, диде, эчеңдә суалчан булмаган икән, майлырак ризыклар аша, диде. Кәүкәбелҗәннәт май ашап май эчте, барыбер котаймады. Шуннан соң ул тазару мәсьәләсендә врачлардан да, Мөштәфширә карчыктан да бөтенләйгә кул селтәде…

      Руфинә көзге каршында төзәтенә башлауга, Кәүкәбелҗәннәт:

      – Әйдә, улым, кыяр-помидор, ашка салырга суган-укроп алып керик, – дип, Альфредны, җиңеннән эләктереп, бакчага сөйрәде.

      Анда чыгу белән пышылдап:

      – Китер теге конвертны, – диде һәм кулын сузды.

      – Мин бит аны тоттым, әни.

      – Ничек тоттың?! – Кәүкәбелҗәннәт ханымның күз аллары караңгыланып китте, һәм ул пешеп яткан помидор сабагы өстенә ларт утырды. – Син бит акчаны теге кешегә бирмәгәнсең!

      Альфред бу сорауга җавапны Казанда ук әзерләп куйган иде.

      – Руфинәнең әнисе кабул итү комиссиясендәге бер укытучы белән таныштырды. Акчаны шуңа бирдем, шул барлык имтиханнарны да җайлады, – диде ул.

      Бердәнберенең күзен дә йоммыйча әйткән бу сүзләренә ана кеше ничек ышанмасын ди? Әлбәттә, ышанды һәм аягына да торып басты.

      – Ярар, мең ярым каян килеп кая китмәгән, укырга керүен кергәч, анысы хәер генә, – диде ул, яшел суган кыяклары, укроплар өзә-өзә.

      Шул арада туктаусыз Руфинә хакында сорашты, аның япа-ялгызы ике бүлмәле фатирда яшәвен белгәч, әллә шатлануыннан, әллә гаҗәпләнүдән йөрәгенә урын таба алмыйча, бакчаның дүрт почмагын бер итеп урап чыкты. Фатирында төсле телевизордан, затлы келәмнәрдән башлап һәрнәрсә барлыгын, машинаның да гел үзенеке булуын, әти-әниләренең дә бик зур кешеләр икәнен ишеткәч, Кәүкәбелҗәннәтнең зиһене бөтенләй чуалды, кыяр өзәсе урынга кишер суырып чыгарды, помидор дип әле йодрык кадәр генә үскән өч баш кәбестәне төбе-тамыры белән йолкыды. Моның өчен аны һич тә гаепләргә ярамый, ник дисәң, ана кешенең башын Альфредның якты киләчәге белән бәйле матур СКАЧАТЬ