Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәверләр аһәңе - Фоат Садриев страница 48

СКАЧАТЬ төпченер, әмма ничек кенә булмасын, аның укырга кергәнлегенә барысы да ышанырлар, димәк, тавыш-гаугасыз гына Казанга китү хәл ителер. Руфинәнең көенә генә торганда, аңардан башка берничек тә ала алмаган нәрсәләрне алып булачагын Альфред яхшы аңлаган иде инде.

      Менә күчтәнәчкә базардан лимон, анар, өрек, йөзем җимешләре кебек әйберләр алынды, машинаның багажнигы колбаса, һинд чәе, затлы эчемлекләр, тәм-том белән тулды. Ләлә ханымның һәм Заһит Рәхмәтулловичның катгый таләбе буенча Альфредның әтисе белән әнисенә бүләкләр дә алынды. Руфинә:

      – Мин бит килен булып төшмим, кунакка гына барам, – дип караса да, аның авызын шундук томаладылар.

      Руфинә дә артык карышмады, ник дисәң, акча жәлләп торасы юк, һәммәсе дә Альфред хисабына алынды. Ул исә саранланып тормады, Казан урамында акча тоткан килеш кунып чыгарга урын, ашарга ризык таба алмыйча газап чигеп йөрү аңа акыл керткән, Руфинәнең алтыннан да кыйммәтрәк зат икәнлегенә инандырган иде.

      Менә барысы да әзер. Иртәгесен сәгать унда ук кузгалырга булдылар. Моның өчен тугызда ук торырга кирәк иде. Ләкин ун минут бәхәсләшкәннән соң, Руфинә, сәгатьнең шылтыравын унынчы яртыга куябыз, иркенләп өлгерәбез, диде. Ул әйткәнчә куйдылар да йокларга яттылар.

4

      Сәгать бик озак шылтырады. Икесе дә, уянсалар да, күзләрен ачмадылар, кымшанмадылар. «Иртә торырга кирәк, иртә торырга кирәк», – дип кыткылдаган өчен Руфинә Альфредны эчтән генә сүкте. Ник кирәк инде бу кабалану? Аларның поездга йә самолётка ашыгасы бармы әллә? Әтисе белән әнисе Руфинәгә тәкрарлап әйттеләр: берүк, авылга кайткач йоклап ята күрмә, анда кешене күпме вакыт йоклавы белән бәялиләр, диделәр. Авылда иртә торасы булгач, монда чакта йокыны туйдырырга кирәк ләбаса!

      Руфинә бераз йоклап алды. Карале, ник кирәк булган бу кабалану? Иртән ни, кичтән ни, иртәгә ни – барыбер түгелмени? Әйтерсең арттан куалар, әйтерсең аларның кайтуын әзерләнеп көтеп торалар. Юк, рәхәтләнеп йокларга кирәк, һәм ул изрәп йоклап китте.

      Альфред Руфинәнең башлап торуын көтте. Чөнки кем алдан тора, шул кеше чәй куярга, ашарга әзерләргә тиеш, ә тормаучы ул вакытта рәхәтләнеп йоклый ала, һәм ул бәхетле кеше, һичшиксез, Альфред булырга тиеш иде. Болай да аңа эш муеннан, димәк, ял кирәк. Ул күпме генә ятса да йоклый алмады. Ә Руфинә мес-мес сулап йокыны иште генә. Бу гаделсезлек Альфредның ачуын китерде. Әгәр үзе дә йоклый алса, ул, әлбәттә, башын да күтәрмәячәк иде, ә болай Руфинә рәхәтләнеп, ул уяну хәлдә интегеп яткач түзмәде, торып аңа да эндәште. Руфинә күзен ачмады, авызын ачмады, кымшанмады, каяндыр борын астыннан:

      – Нигә иртә уятасың? Сәгать ничә? – дип мыгырданды.

      – Унбер тула инде…

      – Сәгать шылтырамадымыни? Шылтырый да алмагач, нигә чыгаралардыр шуны. – Руфинә икенче ягына борылып ятты. – Чәй куйдыңмы?

      – Юк әле…

      – Әзер булгач эндәшерсең.

      Чәй кайнап, өстәлгә тегесен-бусын тезгәч, Альфред Руфинәгә эндәште.

      – Торам, – диде ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.

      Чирек СКАЧАТЬ