Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәверләр аһәңе - Фоат Садриев страница 47

СКАЧАТЬ килә, дип, аларның бәгырь итен аз ашамады. Ләкин әбисе инде бу дөньядан киткән, тегеннән хат-хәбәре дә юк, каз-үрдәкләр дә, җиләк һәм балан каклары да салмый, шулай булгач, авылга юл киселгән. Аулак сөйләшүләрендә кызның әнә шул авылга омтылуы төп җирлек рәвешендә алынды, беренче дәвердә үзара аңлашу шартларында егет белән танышлыкны дәвам итәргә, авылга кыз белән егетнең рәсми сәфәрен оештырырга, ә инде икенче нәүбәттә өйләнешү мәсьәләсен кузгатырга, дигән нәтиҗәгә киленде. Сүз дә юк, ниятләр җентекләп уйланган, үлчәнгән һәм алды-арты исәпләнгән булса да, кызыксынучы якларның өметләре шактый гына аерылуын әйтмичә ярамый.

      Югарыда билгеләп үтелгәнчә, төп буын чыннан да дөрес тотып алынган: Руфинәнең әбисе янында уздырган бәхетле көннәре, шул көннәрне, шул көннәр белән бергә авылны сагынуы хак иде. Ул Казанны, аның шау-шулы урамнарын, чакрымга сузылган чиратларын күралмый, трамвай-троллейбустагы этеш-төртешләрне, хлорлы җылы суларын сөйми, аны гел сагалап-тикшереп торучы, акыл сатучы әтисе белән әнисен яратмый иде. Альфред йөзендә ул гөнаһсыз, тәҗрибәсез авылны таныды, әнә шул җене котырган нәрсәләрдән вакытлыча булса да күз күрмәслек еракка алып китүче затны күрде. Шуның өстенә Альфред, кайсы якка теләсәң, шул якка бөгәрлек, яшь, чибәр, теле бар, Руфинә кечкенәдән үк хыялында йөрткән озын ботлы, бер сүз белән әйткәндә, нинди генә компаниягә алып барсаң да, ким-хур булырлык түгел.

      Альфред исә башкачарак исәп белән янды. Институт дигән әйбер аның өчен түтүт. Башыңда җил уйнаган килеш кая тыгыласың? Имтиханнар беткәч, авылга кайтырга, укырга кердем, дияргә һәм август азагында Казанга ычкынырга. Һәм биредә аның бердәнбер таянычы – Руфинә. Байлыгы җитешле, ә иң мөһиме – фатиры бар. Кешенең бит хәле мөшкел. Кошлар гына ул, кая барса, шунда оя кора. Адәм баласына кеше кулына карап торудан бүтән чара юк, бигрәк тә шәһәр җирендә. Руфинәгә өйләнү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Альфред үзеннән кимендә ун яшькә кечерәк, иң чибәр, иң акыллы, аның өчен үлеп торучы кызны табачагына әз генә дә шикләнми. Фил гәүдәле Руфинәгә боларның берсен дә сиздерергә ярамый, сиздермәү өчен аңа бертуктаусыз: «Синең өчен үләм, сине яратам, нечкә билем, акыллым», – дип кенә торырга, янында һәр теләген үтәп бөтерелергә кирәк иде. Башыңа төшкәч, анысына гына түзәсең, күбрәгенә дә түзәргә туры килә. Мәсьәләнең бит икенче ягы да бар: Альфред уйлавынча, Руфинә аңа егылып гашыйк, бу якты дөньяда Альфредтан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый иде. Аның бу тойгысын сүндермичә дөрләтеп торсаң, күп нәрсәләргә ирешеп булачак.

      Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым яшерен сөйләшүләренең төп нәтиҗәсен Руфинәгә башта бик сакланып кына, читләтеп, ишарәләр белән генә җиткерделәр, ниятләренең нигездә кызларыныкы белән туры килүен белгәч, аңа ачыктан-ачык сәяси басым ясарга керештеләр. Бу вакытта Альфредның Казанда яшәвенә инде өч атна тулып килә, ягъни имтихан һәм конкурс нәтиҗәләре әйтелер чак, димәк, аның авылга кайтып китәр көннәре якынлаша СКАЧАТЬ