Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәверләр аһәңе - Фоат Садриев страница 54

СКАЧАТЬ та куйды: – Бу фән тарафыннан расланган. Тучны әйтәм мин сезгә.

      – Хатыны яхшы ирнең генә кулы тәмле була. – Кәүкәбелҗәннәт тә, елмаеп, кызга карады.

      Руфинә – гүя залда утыручы могтәбәр тамашачы, ә алар икесе сәхнәдә аның өчен тырышучы артистлар иде.

      – Хатын ир кулының тәмен белгәннән соң гына яхшыра ул…

      Газдалның чик-чамасын онытып баруына эченнән кайнап утырган Кәүкәбелҗәннәт, бик матур елмаеп:

      – Әйдәле, карткаем, аш кертик, – дип, аны алгы якка алып чыгып китте дә, ишекне ябып, касыгына дыкылдатып төртте һәм пышылдап:

      – Минем кул тәмлеме?! – диде.

      Ире сынсыз катып торган арада, ягымлы елмая-елмая ашларны ташырга кереште. Ә кулның тәмле булу-булмау мәсьәләсе шактый четерекле, аларның өйләнешүләренең өченче төненнән үк килә иде. Шул төнне чалкан йоклап яткан Газдал күкрәк өстенә куелган уң кулын әллә бастырылып кинәт җәеп җибәрде. Кул, акчарлак канатыдай матур хәрәкәт белән, Кәүкәбелҗәннәтнең нәкъ күзенә килеп төште. Ул авыртудан чәчрәп торып утырды, ире сукканны аңлагач, ачуына буылып, идәннән иренең кырык бишенче размерлы туфлиен эләктерде һәм үкчәле ягы белән тегесенең гырылдык авызы читендә дерелдәп торган азау тешенә тондырды. Теш – дерелдәүдән, авыз гырылдаудан шундук туктады, Газдал корт чаккандай аягына басты, хатынының бугазыннан эләктерде:

      – Ник миңа суктың?!

      – Юк, син миңа суктың!

      – Мин йоклап ята идем.

      – Юк, мин йоклап ята идем. Син башлап суктың!

      – Мин сукмадым, син суктың.

      – Юк, башлап син суктың.

      – Син ул башлап сугучы!

      Кәүкәбелҗәннәт ягыннан чыбык очы – тал башы Убырлы Мөштәфширә шушы хәлне ишеткәч әйткән:

      – Кушылуларының беренче атнасында ук болай булгач, гомерләре ызгыш-талаш белән үтәчәк, – дигән.

      Убырлының юравы әллә рас килде, әллә рас килмәде, моны кистереп кенә әйтүе кыен иде. Әлеге каһәрле көндә кемнең башлап сугуы хакындагы бәхәс, әледән-әле атучы вулкан шикелле, алар арасында гомер буе туктамады. Кулының тәмлелегенә килгәндә, чыннан да, Газдалны авылда сугымга чакыручылар шактый. Үзе айнык та булмый, ә шулай да ул чалган малның ите тәмле диләр.

      Газдалның кулы мал суярга җиңел булса да, төшкән чакта шактый каты иде. Теге көннән соң Кәүкәбелҗәннәтнең күзе атна буе күгәреп йөрде. Карынындагы Альфредына дүртенче ай киткәч, алар тагын бик каты тузыныштылар. Моңа Газдалның дусты Әпсәләм белән исереп кайтуы сәбәп булды. Кәүкәбелҗәннәт башта аларның икесен дә сүкте, чагарга йөргән төклетура шикелле, күзләренә керде. Әпсәләм кесәсеннән бер ярты чыгарып өстәлгә куйгач, яртыны идәнгә алып бәрде, Әпсәләмне өйдән куып чыгарды. Шуннан ул ир кулының тәмен ныклап торып татыды һәм, аерылам, дип, әниләренә кайтып китте. Әмма әти-әнисе аны кочак җәеп каршы алмадылар, киресенчә, «син үзең әшәке» дип сүктеләр. Көннәр үтте, Газдал аны килеп алырга уйламады да, чөнки ул, бәйдән ычкынып уҗымга кергән мал кебек, рәхәтләнеп эчте. Кәүкәбелҗәннәт ничек чыгып СКАЧАТЬ