Название: Дәверләр аһәңе
Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная русская литература
isbn: 978-5-298-02886-8
isbn:
Әнә урам коймасы өстеннән Газдалның вак-вак тишекле ак капрон эшләпәсе күренде. Ул капкага таба якынлашкан җиреннән туктап калды. Газдал үзенең ахири дусты Әпсәләм белән голдыр-голдыр килде. Бер ярты ак, бер шешә кызыл аракы, әллә ничә төрле әче бал эчү сәбәпле телләре көрмәкләнгәнлектән, аларның сүзләрен юньле-башлы аңларлык түгел иде. Әпсәләмнең күк күзләре тавык күкәе кадәр булганнар. Аның күз кабаклары, эчкән саен киерелә барып, ниндидер бер чиге җиткәч, чүп төшсә дә йомылмый торганга әйләнә иде. Ә Газдалның күзләрен беркайчан да юньләп күрә алмыйсың: алар вак бәлешнең әз генә купкан бөрелмәсеннән майлы шулпасы елтырагандай чалынып кына китәләр.
– Син мине ачуланмыйсыңмы? – диде Әпсәләм, күзен гел йоммыйча астан өскә таба Газдалга текәп.
– Юк ла инде, нишләп ачуланыйм, – диде тегесе, кырыкмаса-кырык тапкыр бер үк сүзләрне кабатлап.
– Ә син ачуланасың төсле. – Әпсәләм аның саубуллашырга дип тоткан кулларын тагы да ныграк кысты һәм дустына күзләре белән генә түгел, шактый зур булып ачылган авызы белән дә төбәлде. Ничек кенә төбәлсә дә, ул «ачуланмыйм»нан башка җавап ала алмады, тагын чирек сәгать буе шул рәвешле тирән эчтәлекле, җитди сөйләшүдән соң гына дуслар көч-хәл белән бер-берсеннән аерылыштылар.
Газдал ишегалдындагы ак машинаны күргәч аптырап калды. Аларның мондый машина белән килердәй туганнары да, бүтән якын кешеләре дә юк. Ә шулай да кемдер килгән, димәк, аңа тагын «мәммәм» (аракыны ул шулай дип атый) эләгәчәк. Ул тәмләп төкереген йотып куйды, шулчак уң ягындагы очлы азау теше авызыннан тышка чыгып калды. Газдалның азау теше туганда ук булгандыр. Аның аскы ирендә шомарып, бирчәеп беткән үз эзе бар. Тешнең очы кырык градуслы салкында да, җәйге челләдә дә, йоклаганда да, мунчада юынганда да тышка чыгып йөри. Шул сәбәпле ул мал печкәнне дә, Мәскәү метросын да, поезд-пароходларны да, хәтта айныткычларны да – һәрбарчасын күрде. Күпне күрү ягыннан андый бәхетле теш, белмим, кемдә генә бар икән. Газдал яшь чакта бик ярпач булганлыктан, иптәшләре белән гел сугышып торды, сугышкан саен азау тешкә йодрык эләкте. Барлык биологик, физиологик кануннар буенча, ул әллә кайчан төшәргә тиеш иде. Әмма азау, барлык фәнни кануннарны кире кагып, үз кануны буенча яши бирде. Дөрес, еллар узу белән, ул балавыз сыман өлгергән кукуруз төсенә керде, өйләнешеп торуларының ничәнчедер елында Кәүкәбелҗәннәтнең бәрәңге тукмагы төшкәч селкенә башлады. Шуннан соң әлеге теш, хуҗасы бик нык гырылдап йоклаганлыктан, кайнаган аш өстендәге турта шикелле төннәр буе дерелдәп гомер кичерде. Әгәр ул кыңгыраулы булса, авыл өстендә тәүлек буе челтер-челтер итеп матур тавыш яңгырап торыр иде. Авыл халкының бәхетсезлегенә күрәдер, теш кыңгыраусыз иде. Аннары кешенең һәрбер әгъзасыннан файда көтү дөрес тә булмастыр. Атрай СКАЧАТЬ