Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәверләр аһәңе - Фоат Садриев страница 49

СКАЧАТЬ Руфинә, иснәп. – Алай озак түгел, барсак бер-ике километр барганбыздыр…

      Альфредның коты очты, шуның белән бергә йокысы да качты. Йа Аллам, димәк, алар үлемнән калганнар! Шуннан соң ул Руфинәне юл буе сөйләштереп кайтты. Әтисенең райком секретаре түгеллеге дә әйтелде. Әмма ул барыбер йокымсырап-йокымсырап китте. Ахырда туктап, бер елгада коенып алдылар, термостан каты чәй эчтеләр. Шуннан соң гына Руфинәнең күзе ачылды.

      Кояш офыкка якынлашканда, алар Дулкынбаш җирләренә килеп җиттеләр. И авыл, син һаман тырышып-тырмашып яшәп ятасың. Синдә рәхәтләнеп карарлык, гаҗәпләнерлек әйберләр элек тә җитәрлек иде, хәзер дә күп. Әнә синең арыш-бодаеңа, борчагыңа караганда солычасы бермә-бер күбрәк булган иген басуларың! Менә синең әллә күктән, әллә җирдән агу сиптерү сәбәпле, яртылаш саргаеп кипкән каенлыгың! Әнә буеннан-буена куәтле насослар белән көне-төне суын суырта торгач саегып беткән, бер генә төнбоегы да калмаган, өстеннән кара нефть өреләре һәм җәйләүләрдән төшкән сыер тизәкләре агучы үлмәс Чалмыя елгасы! Элек озын-озын печән эскерте тезелеп торган болында һәр үләнне тамырына кадәр кыркып, хәрби дивизия кебек рәт-рәт булып йөрүче сарык көтүләрең! Әнә сөт планын үтәү өчен әрәмә арасына куып кертелгән, аның соңгы карлыган, шомырт, балан куакларының ботак-яфракларын ашаучы һәм сындыручы сыерларың! Менә куәтле машина-тракторлар ермачлап бетергән, эскәк белән өзеп алырга сыңар үләне булмаган кәкре-бөкре урамнарың! Әнә тигәнәк, алабута баскан хуҗасыз өй урыннары, кызыл миләш тәлгәшләредәй колорадо коңгызы каплаган бәрәңге бакчаларың! Кояш, шушыларның барысыннан да качып баргандай, кып-кызыл булып офыкка якынлашты…

      Урамда машинаның төбе тиюдән куркып, Альфред аны ындыр янындагы тар тыкрыктан гына алып керергә булды. Тигез, бәбкә үләнле ындыр юлыннан чажлап килеп тыкрыкка борылуга, олы фаҗига була язды. Тыкрыкның нәкъ уртасында алдын кыйблага, артын машинага каратып, Убырлы Мөштәфширә чүгәләгән иде. Руфинә кисәк тормозга басты, машина әллә нинди тавышлар чыгарып, аңа әз генә терәлмичә туктап калды. Убырлы яртылаш борылып, әрекмән яфрагы өзеп маташкан җиреннән сикереп торды да, җыеп тоткан итәген һаман төшермичә, кисәү агачы төсле кәкре аяклары белән тыкрыкның аргы башына йөгерде. Руфинә белән Альфред артка борылып көләргә тотындылар.

      – Кем ул? – диде Руфинә, көлүеннән тыела алмыйча.

      – Аның исеме Убырлы булыр.

      Бу карчыкның ничә яшьтә икәнлеген дә белүче юк, ул ялгыз гомер итә, имештер, киптереп сукыр тычкан, пешереп кара елан ашый, дип сөйлиләр. Мөштәфширә карчыкның кинәт кыстала, кысталса, бер минут та түзә алмый торган гадәте бар һәм шуның аркасында аның күргәннәрен дә сөйләп кенә бетерерлек түгел иде. Бер елны дөм караңгы кичтә Куян Рәхмәйләре турыннан узып барганда, кинәт шуларның ишегалдына кереп чүгәләгән бу. Әмма Рәхмәйнең бозау кадәр бурзаеның оясы каршына туры килгән. Бурзай, ни микән бу диптер инде, иң элек боз кебек салкын борыны белән моның шәрә тәненә тиеп алган, аннары коточарлык итеп бер генә мәртәбә «һау!» дигән. Убырлы, итәген җыеп тоткан килеш, туптан аткан ядрә кебек боларның өенә СКАЧАТЬ