СКАЧАТЬ
укучылар гафу итсеннәр) авылдагы һәрбер кеше аны Җәннәт дип кенә атаса да, без, таныклыгына язылганча, тулы исеме белән атау гадел булыр, дип уйладык. Ни өчен ата-ана куйган исемне өтеккә әйләндерергә? Икенчедән, Кәүкәбелҗәннәт ханым үзе гәүдәгә зур да, таза да түгел. Болай да кечкенә нәрсәне киметү ничектер гаделсезлеккә охшый кебек. Шуның өстенә бәләкәй чакта аны чем-кара чәчле, карлыгандай күзле, тәненең чутырдай булуы сәбәпле, күмер чүлмәге, дегет лагуны, дип кенә йөрткәнлекләрен дә әйтсәк, укучы безнең хаклы икәнлегебезгә үзе дә ышаныр. Дөньяның ир-ат токымына кермәгән икенче яртысы вәкилләренә тулаем диярлек хас булганча, Кәүкәбелҗәннәт ханымның бөтен көче телендә иде. Ул тел кирәк чакта ягымлы һәм йомшак, кирәк чакта шаян, кирәк чакта ачулы һәм өттереп тә ала белә! Ә кайчан ни рәвешле сөйләү мәсьәләсе аның яшәү принципларына бәйле иде. Әйтик, инде егерме елга якын балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Кәүкәбелҗәннәт ханым кешене башкалар алдында тәнкыйтьләп түгел, ә бәлки югары күтәреп тәрбияләүне алга сөрде. Еракка бармыйча, ире Газдалны гына алыйк. Газдалның салырга яратканын, турысын әйткәндә, эчмичә тора алмаганлыгын авыл халкы белүгә карамастан, Кәүкәбелҗәннәт ханымның беркемгә дә аны, шыр исереп кайткан, дип яманлаганы булмады, киресенчә, бүген дуңгызларга укол кадаганнар, бик нык талчыккан; койма койган иде, биленә төшкән, шуңа күрә көч-хәл белән генә атлый, дип сөйләде. Газдал эштән кайтышлый Чалмыя ярына таеп егылып, өс-башы кызыл балчыкка буялса да: «Балыкка барган иде, беләк буе корбаннар алып кайткан», – дип абруен күтәрә. Газдалның пычранып кайтканын күрүчеләр дә икеләнергә яисә фикерләрен үзгәртергә мәҗбүрләр иде. Кайда да булса берәр нәрсә, әйтик, мич чыгару хакында сүз кузгалса, Кәүкәбелҗәннәт ханым: «Безнең Газдал аны менә дигән итеп чыгара да куя», – дип, ирен мактый. Газдалның ел саен мунчасына мич чыгаруы, ул мичнең ел саен ишелеп төшүе мәгълүм булса да, исереклеге, булдыксызлыгы өчен Кәүкәбелҗәннәт, өйдә аны җиде кат тиресен салдырса да, халык алдында беркайчан да яманламады. Өйдә аяк астына салып тапта, муенын рашпиль игәве белән ышкы, кәҗә маен чыгар, ә инде кеше алдында күккә чөй, табын, зурла – шулчакта аны да кеше итәрсең, үзең дә яхшы хатын булырсың. Шушыннан да изгерәк, акыллырак тәрбия принцибы була аламы? Юк, әлбәттә.
Кәүкәбелҗәннәт ханымның малаен яманлар чаклары, кычкырып елардай көннәре бик күп булса да, аның турында да теш арасыннан ник бер яман сүз чыгарсын! Альфред хакында әледән-әле:
– И акыллы, и булган, и башлы, белмәгән нәрсәсе юк, эшләмәгән эше юк, – дип, авыл хатыннарын таң калдырды. – Инде дә тәртипле, инде дә тынгысыз, кем бәхетләренә үсәдер, – дип мактады.
Альфред, әлбәттә, әнисе сүзләре белән үзе арасында җир белән күк аермасы булуын сизсә дә, ул сөйләгәннәргә мөмкин кадәр охшарга тырышты. Малае бәрәңге утыртышамы, утын ярамы, кар көриме – боларның һәрберсе ун булып бәбәйләде, бөтен авылга таралды. Альфред соңгы елын укыганда, Кәүкәбелҗәннәт ханым үзенең педагогик бурычларын түбәндәге сүзләр
СКАЧАТЬ