Руфинәгә яследә дә, бакчада да аерым карау булды. Тәрбиячеләр аның тирәсендә йөгереп кенә йөрделәр. Ул теләсә – йоклады, теләсә – торды, теләсә башкаларга әйбер атты. Апалары дәшмәгәч, моңа балалар түзде, шулай тиеш, дип карадылар.
Җәй көне аны ике-өч айга әбисе янына авылга кайтара торган булдылар. Әбисе оныгын бик яратты, көне буе йоклатты, кыз уянгач та бик озак урын өстендә иркәләнде, яткан килеш уйнады, телевизор карады, ашады һәм эчте. Руфинә тазарып, матурланып китте, юкка-барга чәүчәләкләнүләре, көйсезләнүләре кими барды, басынкы кызга әверелде.
Ләкин бу аның көенә торганга гына шулай, әгәр әз генә аңа ошамаган нәрсә булса, кыз дертләп кабына, әйберләрен атып бәрә иде. Врачлар «невроз» диделәр, табигатьтә йөртергә, физкультура-спорт белән чыныктырырга кирәк, диделәр. Әмма Руфинә боларны теләмәде. Бердәнбер дәва булып аның көенә тору калды. Көенә торганда, Руфинәдән дә яхшы кеше юк иде. Рәхмәт укытучыларга, Заһит Рәхмәтулловичны аңладылар, нәкъ шулай эшләделәр. Урта мәктәпне бетергәч, Руфинә институтка керде. Әмма беренче елны тарта алмады, холыксызлана башлады. Аңа академик ял бирделәр. Икенче елны ул бик авырлык белән булса да беренче курсны бетерде. Җәйге каникул чорында ул бер якут егетен ияртеп кайтты да: «Без өйләнешәбез», – диде. Бу сүзне ишеткәч, Заһит Рәхмәтуллович бер якка, Ләлә ханым икенче якка гөрселдәп аудылар. Ләкин авып котылмак юк иде, кыз чигенергә теләмәде, якут университетның соңгы курсында укый икән. Руфинәне алар үзләре генә яратырга теләсәләр дә, бу эгоистик хисне җиңеп, аны башкалардан да яраттыру мөмкинлеге тудырдылар. Тик бер нәрсә генә аңлаешсыз иде: үзенең җилкәсеннән дә тәбәнәк булган кысык күзле якут аңа ни бирә ала, киләчәктә ничек, кайда яшәрләр – бу мәсьәләләр һәммәсе ачык калды. Ул хакта сүз кузгатсаң, Руфинә аяк тибеп кенә кычкырды. Бала бит, нишлисең? Ашыгыч чаралар күреп, фатир мәсьәләсен хәл итә алды Заһит Рәхмәтуллович. Сораучы барында кыз кешене биреп калу хәерле булса да, туйны бәла-каза кебегрәк кабул иттеләр. Шуңа күрә кода белән кодагыйга, Якутиядән үк килсәләр дә, бик коелып төшмәделәр, кунакханәгә генә урнаштырдылар. Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым эчләрендә дөрләгән канәгатьсезлек утын туйда ничек кенә яшерергә тырышсалар да булдыра алмадылар, аларның йөзләре яктырмады. Менә бүләкләр бирер чак җитте. Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым яшьләрне котлап яңа фатир ачкычы тапшырдылар. Шуннан соң кияүнең әтисе торып: «Без яшьләргә «Жигули» машинасы бүләк итәбез», – дигәч, бөтенесе өнсез калды. Ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр, бу шаярту гынадыр дип кул чабарга курыктылар. Туйны алып баручы машина СКАЧАТЬ