Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 15

СКАЧАТЬ дә кирәге юк диярсең! Миңа былтырга хәтле «бабай» диюче юк иде әле. Аңынчы – гел «абый» да «абзый». Шуның ише, халыклар да картаймый ул. Бигрәк тә, Гомәр абый әйткәнчә, аларның йолалары. Ике арага ясалма киртә куярга тырышу – яман гамәл. Ни булса, шул булган инде. Шуңа күрә хәзер бөтен көчне киләчәкне уйлауга, шуны җайлауга, булдыруга, ныгытуга, котылгысыз, кагылгысыз итүгә салу фарыз.

      Гомәр Бәширов. Миннән кайвакытны: «Язганнарыңнан мәгънә булдымы? Алар халыкка хезмәт иттеме? Итәрләр-ме?» – дип сорыйлар. Ә бер профессор: «Хәзер «Намус» романы үткән нәрсә инде. Хәзер – яңа әдәбият заманы», – дип әйткән иде. Хаклымы соң ул? Һич юк, дип уйлыйм. Язучы теге фигура, бу фигура, хәзерге сәгать, бүгенге көн өчен генә язмый. Ул билгеле бер тарихи чорда, дәвердә халык кичергән язмыш турында яза, шуны киләчәк өчен тасвирлап калдыра. Әгәр дә әсәр эчендә халык тормышы, гаме, омтылышы, гореф-гадәте ачык гәүдәләнсә, андый әсәр белән киләчәктә дә кызыксынмый калмаслар. Моны тарих раслаган. Мин менә шуңа табынып иҗат иттем – халык тормышыннан, халык өчен. Әсәрнең бөтен хикмәте, кыйммәте – менә шунда. Әйтик, «Сиваш» повестендагы Шәмсине кая куясың? Татар баласы, үз хөрлегем өчен дип ышанып, утка-суга керә. Башта шул омтылышларына ирешмәделәрмени? Ирештеләр. Элек Казан губернасы гына булган җир Татарстан җөмһүрияте иленә әйләнде. Азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәшеп йөргән кайбер яшьләребездә мин бүген янә әнә шул Шәмсинең аңын, җанын күрәм. Шуңа сөенәм.

      Әмирхан Еники. «Укырлар микән?» дигәнгә өстәп, минем болай җавап бирәсем килә: бөтен нәрсә татар теле, татар мәктәбе сакланып калуга бәйле. Әле күптән түгел генә Уфадан теплоходта татар укытучылары килгән иде. Очрашып сөйләштек. Балаларның татар әдәбияты үрнәкләренә мөнәсәбәте нинди? Ул үрнәкләрнең тәэсире нинди? «Әйтелмәгән васыять»не укыгач, болай дигәннәр икән: «Әгәр әни авырып китсә, баш очында гына утырачакмын».

      Гомәр Бәширов. Безнең, иҗат кешеләренең, яшьләргә үпкәбез дә бар. Заман дигәнне, халык рухын, әдәбиятның вазифасын тар аңлыйлар. Бу нәрсә хәзерге кайбер каләм ияләренә, иҗат кешеләренә дә хас. Әдәбият, сәнгать – акыл, җан, хис, йөрәк җимеше. Ә хәзерге ясалма нәрсәләрдә милләт рухы, халык моңы юк; алар халык күңеленнән алып, шуның күңеленә салырдай түгел. Ә чын җимеш үстерердәй бүгенге туфрак шактый уңдырышлы. Аңлый, кабул итә белергә генә кирәк. Советлар Союзының таркалуы, тоталитаризмның бетүе – бу чын революция ләбаса. Яңа үзгәрешләр яңа традицияләр дә бирә. Бирер. Бервакытны Казан университетыннан студент кыз телевизордан болай сөйләгән иде: янәсе, бездә эротикага игътибар юк икән. Янәсе, шуның аркасында Европадан артта калабыз икән. Башта ул эротиканың ни икәнен үзен аңларга кирәк. Ул – фәлсәфә. Тик төп нәрсә түгел. Ул – тормышның бер кушымтасы, тормышка ияреп бара торган нәрсә. Без – мөселман халыклар, ислам рухыннан. Безнең какшамаска тиеш булган оят хисебез, намус, вөҗдан җаваплылыгыбыз бар. Шуңа каршы барып кемгәдер иярергә тырышу безнең тормыш итү, яшәү кануннарыбызга ярашмый, нигезебезне какшата.

      Әмирхан СКАЧАТЬ